Татарстанда газ шартлаудан 39 яшьлек ир-атка зыян килгән: ул авыр хәлдә

Бүген Казанның Гудованцев урамындагы йорт фатирында газ шартлаган. Нәтиҗәдә фатирны арендага алып торучы 39 яшьлек ир-атка зыян килгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

“Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта анда ашыгыч хезмәтләр эшли.


Фикер өстәү