Фатирны яшереп кенә арендага биргән өчен нинди җаваплылык каралган?

Адвокат Олег Сухов “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә фатирны салым түләмичә генә арендага биргән өчен җаваплылык турында кисәткән.

Юрист әйтүенчә, торагын арендага биреп торудан керемнәрен күрсәтмәүчеләргә зур штрафлар яный.

Белгеч әйтүенчә, “күләгәдәге” арендаторлар белән участковыйлар шөгыльләнергә тиеш. Алар фатирда арендаторларның яшәве турында акт тутырып, найм килешүе белән танышырга һәм күчемсез милекне арендалау өчен акча түләнелүе турында язмача аңлатма алырга мөмкин.

Полиция хезмәткәрләре шушы материаллар белән салым органына яки башка хакимият органына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Салым органы исә Росреестрдан  фатирны арендага бирү турында найм килешүен (аренда вакыты бер елдан күбрәк тәшкил иткән очракта, килешүнең шунда теркәлүе шарта) соратып алуга хокуклы. Салым органында шулай ук ай саен бер үк кешеләрдән бер үк төрле күләмдә акча килеп тору чагылдырылган банк счетларын тикшерергә мөмкиннәр. Бу очракта акча түләүчеләр һәм алучылардан түләүләрнең “чыгышын” аңлатуны сораячаклар.

Фатирны арендага бирүдән салым күләме 13 процент тәшкил итә. Закон бозучы тотылган очракта, аннан соңгы өч елдагы аренда салымы, шулай ук бурычның 20 проценты күләмендә штраф түләтеләчәк.

Салым түләмәгән кеше җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Сухов аңлатуынча, мондый күңелсезлеккә тарымас өчен салым түләмәү вакыты өч елдан кимрәк булырга, ә бер айга түләнелмәгән салым күләме 75 мең сумнан кимрәк күләмдә тәшкил итәргә тиеш. Ә инде яшереп калдырылган салым күләме аена 75 мең сумнан артса, түләмәү вакыты кыскарак та булырга мөмкин.


Фикер өстәү