Казан вертолетлары Төрекмәнстанда очачак

Казан вертолет заводында җитештерелгән “Ансат” һәм “Ми-17-1В” вертолетлары Төрекмәнстанга барып җиткән. Әлеге очкычлар медицина тармагында кулланылачак. “Ансат”ны бу ил президенты Гурбагулы Гурбангулы Бердымухамедов да карап чыккан.

Вертолет сату турындагы килешүне Казан вертолет заводы белән “Туркменховаеллары” агентлыгы узган елның мартында имзалаган иде. Очкычларга махсус җиһазлар да урнаштырылган. Әлеге килешү кысаларында Төрекмәнстаннан килгән 30 очкыч һәм инженер-техник белгечләр Казанда махсус уку узган.
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары, тышкы эшләре министры Рәшид Мередов белән телефоннан аралашты. Сөйләшү барышында яклар Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү