Рөстәм Миңнеханов: “Һәрбер халыкны кайгырту – бердәмлегебезнең нигезе ул”

Казанда Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советы белән республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада узып баручы елга йомгак ясалып, милли сәясәтне мәгълүмати яктырту  һәм башка мәсьәләләр каралды.

Утырышта катнашучыларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Бай этномәдәни төрлелек һәм телләр төрлелеге, барлык халыкларның бердәмлеге – Россия Федерациясенең өстенлеге ул. Татарстан күп гасырлар буе татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башка халыклар вәкилләренең яңаны булдыру юлындагы, үзара тыныч, тату яшәү урыны булып тора. Республикада гомер кичерүче һәрбер халык вәкиле турында кайгырту берәмлегебезнең нигезен тәшкил итә. Кешеләрнең туган телләрен, мәдәниятләре һәм традицияләрен үстерүгә хокукларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелеп килә. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы нәкъ менә шуңа ярдәм итте дә инде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе белдергәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар тудырыла: тиешле инфраструктура үстерелә, кайбер программалар тормышка ашырыла. “Социологик тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләрнең 80 проценттан артыграгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Шул ук вакытта без көнбатыш илләре махсус хезмәтләренең арабызга ыгы-зыгы кертү омтылышларын күреп торабыз. Бу җәһәттән ил Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, җәмгыятьне конфессияара һәм милләтара тынгысызлыкның тотрыксызландыруына юл куймаячакбыз”, – диде Татарстан Рәисе.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү йомгаклары турында мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.


Фикер өстәү