Рөстәм Миңнеханов мәдәният учреждениеләренә 50 машина тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният учреждениеләренә 50 автомобиль тапшыру тантанасында катнашты. Ул тармак вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм хәерле сәфәрләр теләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.

«Яхшы хезмәтегез өчен рәхмәт! Бу машиналар урыннарда бик кирәк. Хәерле юллар! Бу сезгә Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә.

Учреждениеләргә Россиядә җитештерелгән барлыгы 50 автомобиль бирелде. Сертификатны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды. Татарстан Рәисенә җавап сүзе белән Балык Бистәсе районы башкарма комитеты мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Кәримуллина мөрәҗәгать итте.

«Барлык хезмәттәшләрем исеменнән мәдәнияткә игътибарыгыз һәм хөрмәтегез өчен һәм бу бүләк өчен зур рәхмәт белдерәм. Алдагы көннәрдә яраткан республикабызда мәдәниятне үстерү өчен тагын да зуррак көч белән хезмәт итәрбез, дип ышандырабыз», — дип вәгъдә итте ул.

Тантана тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мәсьәләләр советына китте, әлеге утырыш Татарстан Милли китапханәсендә башланды. Анда ул халык-сәнгать һөнәрләре күргәзмәсендә булды һәм балалар куйган мини-спектакльне карады.

 


Фикер өстәү