Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова китапханәчеләрне Гомумроссия китапханәләр көне белән котлады

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова китапханәчеләрне Гомумроссия китапханәләр көне белән котлады.

“Бүген безнең китапханәләребез җитди, зур үзгәртеп корулар үзәгендә – алар төзекләндерелә, фондлары даими яңартыла, авыл китапханәләре китаплар белән тиешенчә тәэмин ителә һ.б.

Китапханә хәзер – ял үзәге генә түгел, ә чын мәгънәсендә мәдәни-интеллектуаль үзәк. Биредә сәнгатьнең төрле формалары бергә кушылып, шәһәрнең мәдәни дөньясын булдыра.

Бүген китап культурасыннан башка гына милли мәдәниятне күз алдына да китереп булмый, шуңа күрә талантлы яшь авторлар һәм рәссам-иллюстраторларның хезмәтен аерым билгеләп үтәсем килә. Аларның таланты ярдәмендә безгә җирле мәдәнияткә якынаю, яңа кичерешләр һәм ачышлар мөмкинлеге ачыла.
Республика китапханәләрендә югары дәрәҗәдә профессиональ, мәдәнияткә тугрылыклы кешеләр эшли. Тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безгә сез иксез-чиксез белем дөньясын ачасыз, сәнгать зәвыгын тәрбияләп, мәдәни мираска якынайтасыз. Фидакарь хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтләремне кабул итегез! Сезгә мәхәббәт, иминлек һәм кызыклы яңа проектлар телим”, – диелә котлауда.


Фикер өстәү