Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген – Гомумроссия китапханәләр көне. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Үзләренең белемен, тәҗрибәсен китап культурасын саклау һәм үстерүгә багышлаган китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме бу, – диелә котлауда. – Хәзерге вакытта китапханәләр зур үзгәрешләр кичерә. Мәгълүмат тапшыру тизлеге һәм күләме арта, аны эшкәртү һәм саклау ысуллары яңартыла. Шуның белән беррәттән, китапханәләрнең билгеләнеше киңәйтелә, аларда аң-белемнәрне баетуның яңа алымнары үстерелә. Китапханәчеләрнең үзләре дә, укучылар да үзгәреш кичерә.

Хөрмәтле китапханәчеләр! Һөнәрегезгә һәм китаплар дөньясына тугрылык өчен сезгә җылы рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Сезгә бик зур илһам көче, эшкә иҗади караш һәм алгарыш юлын армый-талмый дәвам иттерүегезне, яңа проектлар, уңышлар, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим!”.


Фикер өстәү