Татарстанда апрельдә югалган егетнең мәетен тапканнар

Мамадыш районында апрель аенда югалган егетнең мәетен Кама елгасында тапканнар.

«Кичә егетнең мәетен табу турында хәбәр килде. Аны шаһит күргән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Бу суицид булырга да мөмкин», — дигәннәр «Татар-информ» хәбәрчесенә Мамадыш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә

1998 елгы егет 16 апрельдә югалган булган.  Аны бүген туган авылы Усалида җирләгәннәр.

 


Фикер өстәү