Тәгәрәткән бәрәңгеле, чаналы, чәчкәле концерт: Рөстәм Закиров иҗатының 30 еллыгын бәйрәм итте

1993 ел. 26 яшьлек Рөстәм, «Агыла да болыт агыла» һәм «Иске карурман»ны җырлап, тамашачының да, «Татар җыры» бәйгесендәге жюриның да күңелен яулый. Аннан күпләр аны «Ташлама син мине, ташлама» җыры аша таный, бераздан бөтен авыл балалары, аңа кушылып, «Тәгәрәткән бәрәңге»не көйләп йөри башлый. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров иҗатының 30 еллыгына багышланган концертта барын да искә төшерде.  

Нәкъ 30 ел элеккеге кебек, концертын «Агыла да болыт агыла», «Иске карурман» җырларыннан башлады ул. Аннан еллар дәвамында җыелган хатирәләр йомгагын сүтәргә кереште. Сүзләр түгел, җырлар аша. Янәшәсендәге ике баянчы – Булат Шәрипов белән Айзат Шәйхелмәрдановка кушылып, халык җырларын да, репертуарындагы башка популяр җырларны да башкарды Рөстәм Закиров.

Ә сүз өчен нәфис сүз остасы Гөлназ Гайсина җаваплы иде. Җырчы да, алып баручы да, биюче дә бер кеше булган концерт түгел иде ул, гәрчә без хәзер шуңа күнегеп беткән булсак та. Озын-озын шигырьләр дә тыңладык, Закировлар гаиләсенең оешканнан алып бүгенгә кадәр булган тарихын да ишеттек.

Закировлар, димәктән, аларның барысының да бер юлдан баруын беләсездер инде. Концертта да Рөстәм Закировның тормыш иптәше, җырчы Люция Мусина, кызлары Миләүшә Закирова, уллары Айрат Закиров чыгыш ясады. Җырлардан тыш, Айратның үзенчәлекле чыгышлары – бөтен сәхнәне «тутырып», саксофонда уйнавы тамашачыны битараф калдырмады.

Рөстәм Закиров улы Айратның музыкант буларак үзенчәлекле стиле турында:

«Кабул итү авыр булды.Мин аңа гел әйттем һәм әле дә шуны тукыйм: «Уйнавың беренче урында булсын, белемле музыкант икәнеңне онытма», – дим. Кыланмышлары матур, ләкин училище бетергән музыкантның репертуары затлы, сыйфатлы булырга тиеш. Аңа таләп зур».

Рөстәм Закировның «ВТ»да басылган интервьюсыннан

Рөстәм Закиров концерты бакча эшләре тәмамланып, балчык өстендә тәгәрәтеп пешергән бәрәңге тәмен дә искә төшерде. «Тәгәрәткән бәрәңге» җырын зал белән бергә башкарды җырчы. Бүген буй җитеп, сәхнәдә басып торган балаларының кечкенә чагын «эләктереп» калган клип турында да сөйләде.

– Әле ярый аларны ул вакытта авылга алып кайтып калганбыз. Хәзер кайтмыйлар: белделәр нәрсә икәнен, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып. – Шөкер, әле дә туган якта бәрәңге утыртабыз. Хатыным белән бергә эшкәртәбез. Быел 130лап капчык бәрәңге чыкты, шуны 30ар килолы сеткаларга тутырып, килосын 30 сумнан саттык. Шул акчага концерт куябыз менә.

Рөстәм Закировның тагын бер танылган җыры – «Өч Пошалым – өч игезәк»не дә зал тыныч кына тыңлый алмады. Җырчы аны легендар «Пошалым чанасы»на менеп басып җырлады. Соңыннан исә чананы якын дустына бүләк итте.

Гүзәл затлар да игътибарсыз калмады бу кичтә. Рөстәм Закиров, 30 еллык иҗатына багышлап, 30 чәчәк бәйләме таратты.

– 30 ел күп тә кебек, аз да сыман. Алга таба да, сезнең ихтирамны тоеп, иҗат итәргә язсын! – дип йомгаклады ул концертын.

«Үз юлым, үз фикерем, үз тыңлаучым, мине хөрмәт иткән кешеләр бар. Мине яратмаучылар да бар. Булсын, мин дә бөтен кешене яратмыйм. Тормыш рәхәт, илләр генә тыныч булсын».

Рөстәм Закировның «ВТ»да басылган интервьюсыннан 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү