Суыкта ничек җылынасыз?

Урамда кинәт кенә салкынайтты. Озаграк йөрсәң, суык битләрне чеметә, борынны кызарта. Тик алай зәһәр дип әйтеп булмый әле үзен. Шулай да кеше өстенә җылырак киенергә тырыша. Авылда гына түгел, шәһәрдә дә мамык шәл ябынучы, итек киючеләр күренгәли. Ә сез суыкта ничек җылынасыз?

Фәргать Һадиев, Арча урманчылыгының Балтач бүлеге баш урманчысы:

– Салкын дип урамга бармыйча торып булмый. Бер бригада урман кисәргә кереп китте әле. Беренчедән, будкалары бар, икенче яктан, эшләп торгач туңмыйсың. Шунда кереп җылыналар, ашыйлар. Термоста – кайнар чәй. Урманда барыбер ышыграк әле. Кирәк икән, учагын да ягарга мөмкин. Безнең өстә – салкын үткәрми торган кием. Иң мөһиме – ватылып калмаска. Транспортың ватыла икән, җәяү кайтырга кирәк. Адәм баласы түзә, урмандагы хайваннарга кыен. Пошилар суыкны бик авыр кичерә, шуңа күрә юлларга чыгалар. Алар азык эзли. Урман тавыклары карда йоклый. Җебетеп катырган чакта, чыга алмыйча калалар. Шулай итеп, күбесе кырыла.

Вәзирә Гыйльмуллина, Минзәлә районы Куян авылында шәфкать туташы:

– Кеше торганын һәм тормаганын исәпләп, авылда барлыгы 22ләп йорт бар. Өйләргә газ кертелгән, бары икесендә генә утын ягып җылыталар. Бүген Рамил яшәгән йортның морҗасыннан төтен чыга иде әле. Үзе бер манзара дип карап тордым. Бүген бигрәк суык – 33 градус. Әле ияләшеп бетеп булмый шул. Атна буе шулай торса, ничек түзәрбез? Аякка итекләрне кидек. Бүген эш буенча районга барып кайттым. Иремә җылы киез итекләр алдык.

Алинә Хәйруллина, Пирәч районы Шәле авылы:

– 24 ел сыер сауган идем, өч ай инде эштән туктап тордым. Арыдым, ял итәргә булдым әле. Абзарда мал-туар күп. Туңмыйбыз, өйдә җылы бит. Әле менә мунчага утын ташыйм. Суы катмасын дип, көнаралаш ягабыз. Мунчада парланып, тагын да җылынып китәсең. Бик салкында төнгә каршы мичкә дә ягабыз. Җылы сөяк сындырмый.

Мокатдис Вәлиев, Актаныш районының Яңа Кормаш авылы, 83 яшь:

– Авылларда берара мичләрне сүтү модага керде бит. Әмма карчыгым Фина безнекен сүттермәде. Мичкә яккан көнне аеруча рәхәт, өйгә җылы бөркелә. Атнага бер мәртәбә ипи пешерәбез. Ул икмәкнең тәмен берни белән дә чагыштырып булмый. Утын табу проблема түгел хәзер. Урманда ауган агачлар күп. Фина белән җәй көне утын әзерлибез. Берничә елга җитәрлек запас тупладык. Өч кәҗәбез, тавыкларыбыз бар. Без үзебез җылыда утырабыз. Суыкта алар кызганыч. Тиз генә карап керәбез дә башка җиргә чыкмыйбыз. Хәзер урамында да кеше юк бит. Өйдә дә, күңелдә дә җылы булсын.

Сәрия Мифтахова сораштырды


Фикер өстәү