2024 елның 1 гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Акчалата түләгәндә билет бәясе — 42 сум, карта белән түләгән очракта — 38 сум булачак. Яңа тарифларны Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында кабул иттеләр.

Билгеле булганча, 2023 елда Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында йөрү бәясе акчалата түләгәндә – 36 сум, ә карта белән 35 сум тора.


Фикер өстәү