Татарстанда бер баланы законсыз рәвештә әнисеннән алганнар: тикшерү башланган

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин кайбер төбәкләрдә балаларның хокукларын бозу ихтималына бәйле хәлләр турында үзенә җиткерүне йөкләгән. Бу хакта “Татар-информ” Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ведомство башлыгын, аерым алганда, Казанда яшәүче бер хатын-кызга бәйле очрак кызыксындырган. Ул улын элекке иренең быел август аенда Таиландка алып китүе турында сөйләгән. Моннан тыш ир-ат аның бөтен мөлкәтен үзенә алган. Полиция хезмәткәрләре җинаять эше кузгатудан баш тарткан.

Республика тикшерүчеләре “Башбаштаклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан булган. Әмма бу карарны прокуратура юкка чыгарган. Менә хәзер Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе аңа карата шикаять белдергән.

Ведомство башлыгы идарә җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерү турында җиткерүне йөкләгән.


Фикер өстәү