Казан вокзалы БРИКС саммитына яңартылачак

Хәзерге вакытта проект-смета документлары эшләнелә.

Киләсе елда Казан вокзаллары яңартылачак. Үзәк вокзал БРИКС саммитына төзекләндерелергә тиеш, дип яза “Реальное время”.
Киләсе елда Горький шоссесын камилләштерү күздә тотыла: бу эшне Үзәк вокзалны (Казань-1) яңартудан башлаячаклар. Төзекләндерү эшләре Горький тимер юлларын озак сроклы инвестицияләү программасы барышында башкарылачак. Идел буе төбәгендәге башка вокзаллар тузуларына карап ремонтланачак.
“Горький тимер юллары” матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, Үзәк вокзалны яңарту проекты эшләп җиткерелмәгән әле. Хәзерге вакытта проект-смета документлары булдырыла.
Вокзалның тарихи бинасын реконструкцияләү: диварларындагы ярыкларны томалау, җимерелгән урыннарын торгызу, ишек-тәрәзәләрен ремонтлау күздә тотыла. Монанн тыш вокзал янындагы 50 метр озынлыктагы җир асты юлын яңарту карала.


Фикер өстәү