Рөстәм Миңнеханов Руслан Давыдов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль таможня хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Валентинович Давыдов белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Руслан Давыдов Казанда Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС) әгъзалары булган дәүләтләрнең Берләшкән таможня хезмәтләре коллегиясенең 44 нче утырышында катнашу өчен эшлекле сәфәрдә.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Руслан Давыдов Татарстан таможнясы, Идел буе таможня идарәсе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан икътисадының дөньякүләм хуҗалык элемтәләренә тирән интеграцияләнгәнлеге, җитештерелгән продукциянең яртысы диярлек экспортка китүе билгеләп үтелде. Татарстан предприятиеләре таможня хезмәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә.


Фикер өстәү