Балтачлылар якташларына тагын гуманитар ярдәм җибәрделәр

Балтачлылар кабат гуманитар ярдәм күрсәтте.

Бу юлы Луганск һәм Донецк шәһәрләренә Балтач волонтерлары туплаган өч йөк машинасы тулы гуманитар ярдәм юл алган. Волонтерлар белән бергә район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев та әлеге ярдәмнәрне ияләренә тапшыру өчен ерак сәфәргә кузгалган. Балтач һәм республика хәрбиләре өчен кирәкле күп төрдәге товарлар, җиһазлар, приборлар, азык- төлекне, билгеле, якташлары сөенеп, рәхмәт хисләре белән кабул иткән. Госпитальләрдә дәваланучыларны да, ятимнәр йортындагы балаларны да онытмаган балтачлылар. Беренчеләренә дару- медикаментлар, урын- җир кирәк- яраклары, шәхси гигиена әйберләре алып барсалар, сабыйларны Кыш бабай бүләкләре белән сөендергәннәр.


Фикер өстәү