Йортларда бомбадан качу урыннарын яңача эшләячәкләр

Россиядә беренче тапкыр йортларда бомбадан качу урыннарын эшләүнең ГОСТын раслаганнар. Шулай итеп, киләсе елда алар яңа стандарт буенча җиһазланылачак. Бу хакта “Парламентская газета” яза.

ГОСТ 2024 елның 1 мартыннан гамәлгә кертелә. Аның нигезендә, йорт подвалларында, җир асты парковкалары, метрода һәм башка шундый җир асты биналарында бомбадан качу урыннарын эшләү-җиһазлау мәсьәләсе җайга салыначак.
Думада бу документның бик кирәкле булуын әйткәннәр. Иминлек һәм коррупциягә каршы комитет рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев әйтүенчә, яңа стандарт кертелгәч, мондый урыннар тикшерелергә, кирәк булганда – аларга ремонт ясалырга тиеш.


Фикер өстәү