Татарстаннан Лисичанскига Яңа ел бүләкләре төялгән 6 йөк машинасы юлга чыга

Казан халкы 1,5 ай эчендә Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен 500 тоннадан артык кирәкле әйберләр, азык-төлек һәм төзелеш материаллары җыйды.

Бүген җибәреләсе машиналарда Яңа ел бүләкләре дә бар.
102 тонналык әлеге гуманитар ярдәмдә кешеләр өчен иң кирәкле әйберләр: озак вакыт саклана торган азык-төлек продуктлары (ит, балык, яшелчә консервлары, балалар ризыклары, чәй, шикәр, он, ярма, тәм-томнар), көнкүреш химиясе (шәхси гигиена чаралары – теш пасталары һәм щеткалар, савыт-саба юу чаралары, кер юу порошогы, памперслар), җылы киемнәр, термо һәм җил саклау кирәк-яраклары, савыт-саба, урын-җир әйберләре, медикаментлар һәм медицина эшләнмәләре (дарулар, антисептиклар).
Шулай ук Лисичанскига, беренче кирәк-ярак товарларына өстәп, төзелеш материаллары һәм инструментлар җибәрелә. Бу гуманитар йөк партиясендә такталар, борыс, 10 бензин пычкысы, кышын кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту өчен 33 мич бар.
Лисичанск балаларына 2000 данә Яңа ел бүләкләре тапшырылачак. Моннан тыш, 12 тонна мандарин да җибәрелә.


Фикер өстәү