Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен 42 сумга җиткерергә ниятли

Бу мәсьәлә 8 декабрьдә каралачак.
Казанда җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен арттыру турында мәсьәлә 8 декабрьдә каралырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сөйләп үткән.

Груничев Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтүенчә, җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен “тере” акча белән түләгәндә – 42 сумга, карта белән түләгәндә – 38 сумга җиткерү тәкъдим ителә.


Фикер өстәү