Казаннан очкан самолет “Шереметьево” аэропортына авырлык белән төшеп утырган

“Победа” авиакомпаниясенең Казаннан Мәскәүгә очучы самолеты “Шереметьево” аэропортына авария режимында көч-хәл белән төшеп утырган. Бу хакта “KazanFirst” Мәскәү төбәкара транспорт прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Авырлык белән генә төшеп утыруның сәбәбе – идарә системасында төзексезлек.
Самолетта 182 пассажир булган. Бәхеткә, берсенә дә зыян килмәгән.
Агентлыкка хәбәр ителгәнчә, килеп туган хәл буенча прокурор тикшерүе үткәреләчәк. Аның нәтиҗәләре нигезендә тиешле карар чыгарылачак.


Фикер өстәү