Гашыйк булган егет сигезенче сыйныфта укучы көндәшенә пычак белән кадаган

4 декабрьдә Башкортстанның Кырмыскалы авылында җиденче сыйныф укучысы, күз атып йөргән кыздан көнләшеп, сигезенче сыйныфта укучы малайга пычак белән кадаган. Бу хакта “Baza” телеграм-каналы хәбәр итә.

13 яшьлек малай сигезенче сыйныфта укучы көндәше белән теге кыз турында җитди сөйләшмәкче булган. Әмма җайлы гына сөйләшү урынына, тавыш чыгып, гашыйк булган егет кисәге көндәшенең корсагына пычак белән кадаган.

Зыян күргән малай хастаханәгә хирургия бүлегенә озатылган. Бәхеткә, ул җиңелчә генә яраланган булып чыккан. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр көнче малайның ничек итеп мәктәпкә пычак белән кереп китә алганлыгын ачыклый.


Фикер өстәү