Рөстәм Закиров: «Әнинең яратып үстергән яраннары бар иде. Әле дә өй түрендә алар…»

Җырчыны иң куандырган нәрсә – алкышлар. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров быел иҗатының 30 еллыгын каршылый. «Беркайчан да акча эшләүне беренче урынга куймадым», – ди ул. 84 яшенә кадәр мал асраган әнисе, кәеф күтәрә торган сәбәпләр, акчага корылган эстрада һәм улына биргән киңәшләре – безнең әңгәмә әнә шулар турында.

 «Әнинең яраннары – әле дә өй түрендә»

– Рөстәм абый, бәхетле кеше сез – 56 яшькә кадәр әни җылысын тоеп яшәгәнсез. Урыны җәннәттә булсын… Разыя апа нинди кеше иде?

– Безнең әни эшкә батыр, физик яктан көчле, җор телле кеше иде. 84 яшенә кадәр икешәр үгез, тана асрады. Әле мин мәҗбүриләмәсәм, аларын да бетерәсе түгел иде. Әтинең әнигә гел сүгенүенең сәбәбен әти мәрхүм булгач кына аңладым (көлә).  Баш бирә торган хатын булмаган ул! Кер юу машинасы да алдыртмады бит әни: агартмый, дип, элеккесе белән юды. Караңгы төнгә кадәр мәктәптә булса да (гомере буе җыештыручы булып эшләде ул), өйдәге дүрт ир-атны карарга өлгерде. Анда һәрвакыт акча була торган иде. Кулына керсә, тота белде, кирәкмәгәнне алмады – булганын кадерләде. Безне дә шуңа өйрәтте. Әни итәгендә иркәләнеп утырганны хәтерләмим. Кочаклап, сөеп утырырга вакыты да булмагандыр инде. Шөкер, иртә саен шалтыратып, хәлен белеп тордым. Бер көн шалтыратмасам яки бер атна кайтмый торсам, күршеләрне аякка бастырып эзләтә иде.

2019 елдан бирле әнине абыем белән киленебез үзләрендә – Мәтәскәдә тәрбияләп торды. Хәле авыраеп, хәтере китә башлаган иде. Аларга бик рәхмәтле без. Киленебез – Лилия Әхәтовна эшен ташлап, әнине бик яхшылап карады. Аллаһы Тәгалә гомерен дә кызганмады – 92сен тутырып китте. Әнинең яратып үстергән яраннары бар иде. Әле дә өй түрендә алар. Сулар сибеп, туфрагын алыштырып торабыз. Истәлек…

– Сез кемгә күбрәк охшаган?

– Тән төзелеше, йөз-кыяфәт ягыннан әнигә тартымрак. Гаделлек буенча – әтигә. Әти бик гадел кеше иде безнең. Ә болай, әни ягы да, әти ягы да бар.

– Хәзер авылга еш кайтасызмы?

– Әйе. Авылны яратам мин. Газны өзмәдек, бакчасын ташламадык. Җәйләрен гел шунда инде.

– Телефоннан сөйләшкәндә, «Быел бәрәңге уңышы яхшы – кәефләр шәп», – дидегез. Сезнең кәефне тагын ниләр күтәрә ала?

– Җырчыны иң шатландырган нәрсә – алкышлар. Иҗат итә башлаганнан бирле акчасына кызыкмадым, тамашачының мәхәббәте, хөрмәте хакына тырыштым. Аннан соң, дусларым арасында яхшы, гадел кешеләр булу шатландыра мине. 2008 елдан бирле «Toyota Corolla» машинасында йөрим. Пробегы 500 меңнән артып китте инде. Ләкин ничә елдан бирле яңа машина алып булмаганга көенмим мин, бүгенгәчә аның йөреп торуына сөенәм. Гаиләмнең уңышлары өчен сөенәм, таза-сау булганыбызга шатланам.

«Сандугач ротациядә булмаса да, аны тыңлыйсы килә»

– Соңгы берничә елда сәхнәгә сагындырып кына чыгасыз.

– Төрле чаклар була инде, сеңлем. Кайвакыт махсус югалып торам. Уйланып, бераз төшенкелеккә бирелгән вакытлар булгандыр. Мин үз-үзем белән сөйләшергә, фикерләшергә яратам. Яхшы кеше белән сөйләшәсе килә бит (көлә). Шулай уйлана торгач, бер нәтиҗәгә килдем. Мине Ходай Тәгалә җырчы итеп яраткан. Мин бу миссияне үтәргә, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Быел иҗатыма 30 ел була. Шул уңайдан 30 ноябрьдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә концерт куябыз. Быел бөтен нәрсә «30» санына бәйле әле: бәрәңгене дә 30 сумнан саттык (көлә).

Соңгы арада тән белән рухны да кайгырта башладым. 60ка якынайганда, аңгыраеп йөреп булмас, мин әйтәм… 1 июльдән велосипедта йөри башладым, спорт белән шөгыльләнәм, начар гадәтләрне бетерергә тырышам. Алланың рәхмәте белән, көн саен догалар укыйм. Аның икеләтә файдасын күрәм мин. Беренчедән, сүрәләр өйрәнәм. Икенчедән, татар сүзләрендә «ә», «ө», «ү» авазларын әйтү уңайсызрак, ә догаларда алар еш очрый, тавышны чыныктыра, ул яктан да камилләшәм.

– 30 ел элек эстрада, музыка сәнгате бөтенләй башка төрле булгандыр. Бүген – күп нәрсә, хәтта эстрада да акчага корылган заманда – халыкның зәвыгын арттыру, аны ияртү авырмы?

– Халыкны ияләндереп була ул. Чәчәк бер көн су сибеп кенә үсми бит. Бу очракта да дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Бүген күп кенә радиолар ротациягә акча түләгән җырчылар, җырлар белән мавыга. Ул акча эшләү урыны булырга тиеш түгел. Халык җырларын, классик җырларны җиренә җиткереп башкаручыларга аерым игътибар бирергә кирәк. Карганы еллар буе ротациягә бир – ул сандугач була алмый. Ә сандугачны ротациядә булмаса да тыңлыйсы килә.

«Бәрәңге алырга алып кайтсаң, шундук тынычлана алар»

– Балаларыгыз да сезнең сукмактан атлый. Бигрәк тә Айрат саксофоны белән шактый танылырга өлгерде. Аның эстрадада кайнавын ничек кабул итәсез?

– Кайбер җырчылар әйтәләр бит әле, имеш, хезмәтебез авыр, балаларыбызга бу юлдан китәргә рөхсәт итмибез. Мин үзем – җырчы булып бәхетле булган кеше. Бу юлны сайлавыма шатланып туя алмыйм. Шулай булгач, балаларымны ничек хупламыйм ди?

Яшерен-батырын түгел, Айратның башы әйләнгән чаклары булды. Үзем белән мәҗлесләргә йөртә башлагач, иң беренче булып Рифат Зарипов күреп алды аны. Командасына чакырды. Айратның 17–18 яшьлек чагы, аны-моны уйлап тормый. Ә минем төп бурыч – аны укытып чыгару. Концертлар күп түгел, укуны калдырмыйм, дия-дия, октябрьдә – 20, ноябрьдә 25 концерт куйгач, декабрьнең 20ләрендә күземә карый алмый башлады. Ләкин ул чакта да, өйдәгеләр акыл сата, урамдагылар дөрес сөйли, дигән фикере бетмәгән иде әле. Армиядән кайткач та, берничә җырчы белән эшләп карады. Кайберләре белән килү төзегәнче, кемнең кем икәнен аңлатып карадым. Елмаеп кына куйды, янәсе, син каян беләсең инде аны. Нәтиҗәдә, хаклы булуымны тиз аңлады.

– Аның үзенә генә хас стиле бар. Шактый консерватив карашлы Рөстәм Закировка ошыймы ул?

– Кабул итү авыр булды. Мин аңа гел әйттем һәм әле дә шуны тукыйм: «Уйнавың беренче урында булсын, белемле музыкант икәнеңне онытма», – дим. Кыланмышлары матур, ләкин училище бетергән музыкантның репертуары затлы, сыйфатлы булырга тиеш. Аңа таләп зур. «Малаең бигрәк каты сикерә, ничек кулда тотасың аны?» – дип сорыйлар кайчак. Бәрәңге алырга алып кайтсаң, шундук тынычлана алар, дим.

– Кызыгызга карата да шулай таләпчәнме сез?

– Әйе. 17 яшендә беренче җырын яздырды – моңа бик сөендем. Мактап та алам, кирәк чакта, киңәшен дә бирәм. Ләкин аңа да шул ук таләпләр: эшне җиренә җиткереп башкарырга, сыйфатны беренче урынга куярга.

Блиц-сораштыру

– Тормыштан канәгатьме сез?

– Канәгать. Үз юлым, үз фикерем, үз тыңлаучым, мине хөрмәт иткән кешеләр бар. Мине яратмаучылар да бар. Булсын, мин дә бөтен кешене яратмыйм. Тормыш рәхәт, илләр генә тыныч булсын.

– Үкенечегез бармы?

– Тиешенчә, югары биеклектә башкара алмаган җырлар бар. Бәлки, музыкаль белем җитеп бетмидер. Бәлки, Ходай миңа шуннан артыгын язмагандыр.

– Авылдагы төп нигезгә кайтып яшәү теләге юкмы?

– Мин анда яшәгән шикелле инде болай да. Казан да, авыл да – үземнеке. Авылга яшәмәсәм дә, кайберәүләргә караганда авылга файдам күбрәк тиядер әле. Өч Пошалым да якын миңа, авылдашлар өчен дә чит кеше түгелмен.

– Бүген кешегә ни җитми?

– Бүген күпләр, әрсез булсам, бәхетле булам дип уйлый. Тыйнаклык җитми. Бәреп керсәм, барына да ирешәм, дигән караш бар. Ә син бәреп керерлек дәрәҗәгә җиткәнме соң әле? Анысын уйлап тору юк.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү