Әсхәт Хисмәт: «Миндә «простойлык». Шуңа халык үзенеке итеп кабул итә»

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт белән бу юлы күбрәк җыр турында сөйләштек. Сәбәбе дә бар, ул Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты. Күптән түгел Камал театры оркестры белән концерт куеп та, зур бәйрәм ясады. Консерваториягә алабыз дип торганда, нишләп кермәгән инде, дим кайчак. Хәер, ул вакытта «Зәңгәр шәл»дәге Булатын, «Казан сөлгесе»ндәге Ильясын, авыл эте Акбаен, «Ахырзаман»дагы Ташчәйнәрен белми калыр идек.

Әсхәт абый, без нинди заманда яшибез?

– Бер уйласаң катлаулы да… рәхәт тә заман. Вазгыять җиңел түгел, дибез, шул ук вакытта бөтен җирдә – бәйрәм. Берсенә берсе ничектер туры да килеп бетми. Кешеләр дә үзгә хәзер. Һәркем үзе өчен яши, үзе өчен генә җавап бирә. Минем әти фронтовик булган, танкист. Бер килгәндә Җиңү паркына алып бардым. Әти карап йөрде, йөрде дә: «Улым, монда минем танк юк бит», – ди. Шуннан такси алып танк училищесына киттек. Аның каршында танк тора, беләсеңдер. Күрүгә шатлыктан әтинең күзләре яшьләнде, менә монысы – минем танк, ди, шул тимерне җан ияседәй кадерләп сыпырып-сыпырып куя. Менә алар ил өчен дип яшәгән буын инде…

Авырлыкны җиңәргә җыр ярдәм итәме?

– Әлбәттә, ярдәм итә. Миңа гына түгел, бөтен кешегә дә ярдәм итә. Тагын әтине искә алам инде: ул чакта бит фронтка тальян да алып барганнар. Әле беркөн «Тәртип» радиосыннан Фоат Галимуллин бер хикәя укыды. Тальянның фронтовикны пулядан саклап калуы турында. Андый әсәргә юлыксам, дөньямны онытып тыңлыйм. Күңел тулса, елыйм да, җырлыйм да.

Менә сез һәр әңгәмәдә Илһам Шакиров репертуарын яттан беләм дип әйтәсез. Ни өчен нәкъ менә Илһам Шакиров репертуары? Рәшит Ваһапов та, Таһир Якупов, Фәхри Насретдинов та түгел.

– Таһир абый репертуарын да беләм, Рәшит абый, Фәхри абыйныкын да. Рәшит абый җырларын Илһам абый да башкарган. «Уел» дисеңме, «Фирдәвескәй», башкасы. Аларны да беләм, ләкин күңелгә нишләптер Илһам абый кереп калган. Мин аның сәбәбен төгәл генә әйтә алмыйм. Әйтәм бит, мәктәптә 42 бала арасында бер мин артист булам дип инша язганмын. Үсә төшкәч, Илһам абыйга дип Казан филармониясенә хатлар яздым. Алганмы ул аларны, укыганмы, юкмы, белмим. Беренче тапкыр ишеткәч үк күңелгә кереп калды. Аның радиодан һәр җырын отып калырга тырыша идем. Бер мисал. 1968 елны озатып, 69 нчы елны каршы алабыз. Без сәхнәдә өчәү: мин – алып баручы, әти – Кыш бабай, сеңелкәшем Рәмзия – Кар кызы. Төрле уеннар уйнатабыз, әти бүләкләр тарата. Бүләк тапшырыр алдыннан телефоннан Верхоянскига «шалтыратып» ала. «Шалтыратып» ала да, фәлән кеше ел буе тырышып эшләгән, Кыш бабайдан аңа бүләк бар дип, бүләк тапшыра. Яки, киресенчә, бу кеше тәртипле булмаган икән дип, шелтәләп ала. Ни өчен Верхоянскига шалтыраткан ул, менә анысын әтидән сорап калмаганмын. Бер көнне шул турыда сүз чыккач, кызым Илсөяр, Верхоянскиның иң салкын җир булуы турында мәгълүмат эзләп тапты. Якутиянең бу шәһәре Җир шарындагы иң салкын урын, аны хәтта төньяк ярымшарның салкын полюсы дип тә йөртәләр икән. Әти, мөгаен, шуны белеп, Кыш бабай шуннан килергә тиеш дип уйлагандыр. Менә шушы кичәдә «Яңа елда – яңа җыр» дигән конкурс оештырдык. Мин «Хәтерләү» дигән җыр башкарырга дип ниятләп торам. Авторлары кем булган, ул вакытта белмим дә инде. Илһам абый да җырлады аны, Флюра апа да. Чират миңа җитә, сәхнәгә чыгам – башлап кына китеп булмый бит! Гафу итегез, дип кереп китәм, башкалар җырлый, чират тагын миңа килеп җитә. Тагын башлап китеп булмый. Өченче тапкыр чыктым да, авылдашлар, гафу итегез, бу юлы да башлап китә алмасам, ачуланмассыз, мине төшереп калдырырсыз, дидем. Шуннан ничектер җайланып, ипле генә җырлап киттем:

Кырга чыксам, җылы җилләр чәчтән сыйпап иркәли.

Кырдан искән таң җилләре синнән сәлам икән бит

Шушы җыр белән җиңүче булдым. Радиодан ишетеп, мин беренче отып алганмын булып чыкты. Авыл уртасындагы баганага эленгән репродуктордан иртән башкорт концертын бирәләр, без мәктәпкә барганда – татарча. Ул вакытта артистлар бармак белән генә санарлык булгач, аларның барысын да беләм. Хәер, авылга артистлар килсә, безгә квартирга да керәләр иде әле. Мәсәлән, Габдулла Рәхимкулов, Усман Әлмиев, Рәшит Ваһапов, Әзәл Яһудин, Фәйзи Йосыпов дәү әтиләргә квартирга керделәр. Солянка концерт булдымы, халтурамы – анысын әйтә алмыйм инде, ул вакытта әле кечкенә. Шунда авыл клубында гадәттән тыш хәл дә булды. Башкалар җырлый тора, Усман абый билет сата тора. Сәрхуш Сәхаб абый да керергә тели икән, Усман абый кертми, билет ал, ди. Теге озак уйлап тормый, Усман абыйны баскычтан суга да төшерә. Ул аны сәхнәгә чыккач көлдереп сөйләде дә әле. Ярый имгәнмәгән инде.

Сезнең өчен Илһам Шакиров кем ул?

– Минем кумирым инде ул. Казанга килгәч мин үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Башта укытучылар клубына, аннары Төзүчеләр мәдәният сараена йөрдем. Хәзер төзүчеләр дигән сүзе онытылып, Сәйдәш мәдәният сарае дип йөртәләр. Хәлемнән килсә, Сәйдәш исемендәге төзүчеләр мәдәният сарае дип үзгәртер идем. Төзүче һөнәренә хөрмәт күрсәтү булыр иде ул. Химиклар сараеның исемен үзгәртмәделәр бит. Бусы сүз уңаеннан инде. Менә шушы Төзүчеләр мәдәният сараена йөри башлагач, таныштым мин Илһам абый белән. Төзүчеләр көнендә «Идел» инструменталь ансамбле белән безгә концерт куйды ул. Минем бик тә танышасы килә. Концерт тәмамланды, бөтен кеше чыгып бетте, инде ишекләрне бикләргә йөриләр, юк кына бит, чыкмый. Болар, мөгаен, арткы ишектән чыгып киткәннәрдер дип, инде мин дә китәргә җыенган идем, карасам, Илһам абый чыгып килә. Бөтен кыюлыгымны җыеп, каршына килеп бастым да, мин сезгә хатлар да язган идем дип, бер тында бөтен кичерешләремне сөйләп бирдем. Шуннан Илһам абый мине култыклап алды да үзенә дип әзерләнгән табынга алып кайтып китте. Менә шулай, башта Илһам абый концертына акча түләп йөри идем, аннары баянчысы Ирек абый Галимовның әти-әнисе белән һәр концертын беренче рәткә утырып бушка карый башладым. Төзелештә эшләгәндә Казанда булган бер концертын да калдырмадым. Камал театрында эшли башлагач, я спектакль туры килеп, я башка эш килеп чыгып, йөрүләр сирәгәйде. Әмма дуслык ахыргача булды.

…Ленин бакчасында ресторан бар, Нурания Җамали кичә алып бара. Менә шул кичәдә Илһам абый вафат дигән хәбәрне шалтыратып әйттеләр. Мин инде аны халыкка җиткердем дә, «Хушлаштың да, китеп бардың» дигән җыр башкардым. Шуннан Илһам абыйны саклап төн кундык. Аның өч энекәше бар икән, Кыям абыйның балалары. Болар чиратлашып Илһам абыйның үзләренә нинди яхшылыклар эшләвен сөйли, таң калып тыңлыйбыз. Аннары Флюр абыйсы сөйләде. Төне буе күзгә йокы кермәде. Таң атып, пакьләнеп алгач, ике мула, Флюр абый, мин Илһам абыйны юып, кәфенлеккә төрдек. Опера театрында хушлашуда Илһам абыйның тагын бер баянчысы, дусты Рамил Курамшинның хатыны Рузалия апаны күрдем. Рамил, озатып булмады, дип елап калды, ди. Ул чакта Рамил абыйга инсульт булган иде шул.

Сәнгать белән тормыш алып барып буламы соң дип, үкенгән чаклар буламы, Әсхәт абый? Илһам абыйның, «мин дә, төрмәдән чыккан күршем дә бер үк төрле пенсия алабыз» дип әрнеп әйткән сүзләре бар бит.

– Үкенгән чагым булмады. Мин бит балачактан сәхнә дип хыялланган кеше. Илһам абый әйткәндер. Аның җан әрнүләренең без белгәне күпме, без белмәгәне дә шактыйдыр. Фасил Әхмәтов сөйләгән сүзләр дә искә төшә. Менә шуның язмасын табасы иде. Ул Илһам Шакировның беренче мәхәббәте турында сөйләгән иде. Менә бит нинди хәл: Фасил абый йөргән кызы Йолдыз белән өйләнешә, ә Илһам абыйның йөргән кызы хыянәт итә. Шуннан күңеле кайта аның. Мин үзем Финляндиядә яшәүче Рәхилә апа белән Илһам Шакировның очрашулары шаһиты булдым. Ул чакта Илһам абый һәм без – Камал театры артистлары – Финляндиягә гастрольгә бардык. Шунда булды бу хәл. Алар очраштылар, бер-берсенә бик озак карашып тордылар. Икесенең дә күзләреннән яшь ага. Икесе дә тавыш-тынсыз елый. Аннары Илһам абый Рәхилә апаның иңенә Оренбург мамык шәлен салды. Кичәдән соң алар бик озак сөйләшеп утырды. Менә бит нинди мәхәббәт булган, әмма кавышу насыйп булмаган. Илһам абый анда бармаган, Рәхилә апаның Россиягә кайтасы килмәгән. Икесе ике якта ялгыз гомер иттеләр. Рәхилә апа да гаилә кормады.

Әтиегез дә, әниегез дә үзешчән сәнгать кешеләре. Алар да сәнгать белән тормыш алып баруның авырлыгын аңлагандыр. Һәм менә уллары Казаннан, күпмедер вакыт «рабочий» булып эшләп алганнан соң, мин артист булам, дип әйтергә кайта. Кабул иттеләрме?

– Әти кабул итте, әни генә чыгып төшеп сөенмәде. Сәнгать аның җелегенә үткәндер, күрәсең. Чөнки әти – көндез эштә, кич аны клубка алып китәләр. Бөтен чарада катнаша, бөтен спектакльдә – герой. Әни, бүген бармыйсың, дип тавыш чыгарып та карый. Завклуб безгә килеп, әнигә ялынып-ялварып, «алма абый»ларын алып китә. Шулай итеп әнигә бөтен көндәлек эш, тормыш алып бару кала. Шулай да, әни спектакльләр карарга ярата иде. «Җырны мин үзем дә җырлыйм, спектакльдән гыйбрәт алам», – дип әйтә иде. Камал театрының 7 нче рәтендә, «проход»тан соң беренче урынга утыра да китми. Аңа: «Апа, монда кеше утыра», – дип тә карыйлар. Ул: «Белмим, белмим, минем малай театрда эшли», – дип җавап бирә. Әни мировой кеше иде минем. Урыннары оҗмахта булсын иде инде… Әти бик җырлый иде. Сәхнәгә үк менгезеп булмаса да, залга төшеп, янына килеп җырлаттым мин аны. Эх, сәхнәгә үк алып менәсе калган, дип үкенәм хәзер. Терсәк якын да бит, тешләп булмый…

Әсхәт Хисмәтнең «коронный» җырлары.

– «Хушлаштың да китеп бардың» (Фәннүр Сафин сүзләре, Риф Гатауллин көе), «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» (Роберт Миңнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе), «Бер алманы бишкә бүләек» (Әнгам Атнабаев сүзләре, Урал Рәшитов көе), «Карачтау авылы көе» (татар халык җыры). Саный китсәң, күп алар.

Танылу ул тырышлык нәтиҗәсеме, әллә «юлның уңуы»мы?

– Анысы да, бусы да түгел, минем борын күтәреп йөргәнем юк. Миндә «простойлык». Шуңа күрә кая барсам да, халык үзенеке итеп кабул итә.

Татарстан Рәисе каршында Мәдәният һәм сәнгать советы бар. Сезне шунда чыгыш ясарга чакырдылар ди, нинди төп өч проблеманы аерып күрсәтер идегез?

– Берзаман «андыйлары да булсын, җырласыннар» дигән сүз ишетелгәч, эстрада артистлары бик нык күбәйде. Контроль ясыйк әле шушы өлкәгә, дип әйтер идем. Аннары Илбашының Әтнәнең бер юбилеенда «колхозларны таратып дөрес эшләмәдек, ахры, бераз» дип әйткән сүзләрен искә төшерер идем дә, «Аларны яңадан кайтарып булмыймы?» – дип сорар идем. Авылны кайгыртам инде мин. Авыл ашата бит барыбызны да. Өченче проблема эчү мәсьәләсе хакында булыр иде. Дәүләт контролен көчәйтеп, контрафактларга чик куярга иде, дияр идем. Путинга да шуны әйтер идем.

Татар эстрадасы нинди хәлдә?

– Нәрсә дип әйтим инде мин сиңа… Халык җырлары онытыла, шунысы кызганыч. Аларны аңламыйча җырлаулары икеләтә кызганыч. Беркөн Илгиз Мөхетдинов «Казак кызы сөйгәнем»не башкарды. Илһам абый аны «Көт, матур яр, килермен тургайлар белән бергә» дип җырлый. Илгиз «яр»ны «кыз»га әйләндерә. Ну нишләп алай әйләндереп җырларга инде? Алинә Шәрипҗанова – бер дигән җырчы, әмма «Гөлҗамал»ны акырып җырларга ярамый. Ул үзәк өзгеч җыр. Яшь кызларның сөйгән ярлары 25 елга армиягә киткән, әллә кайта, әллә юк алар. Монда гарип-гораба, мулла-мунтагай калган. Шуларга көчләп кияүгә бирәләр. Шуннан зарланып җырлыйлар бит аны. Бу җәһәттән улым Булат белән дә бәхәсләшәбез инде без. Кайвакыт, әти, нота буенча шулай ул, дип әйтә ул миңа. Нотасы шулайдыр, әмма йөрәк белән җырларга кирәк җырны.

Татар театры ни хәлдә?

– Музыкаль әсәрләр күбрәк булсын иде. Безнең халык бик музыкаль бит ул, җырлы спектакльләрне ярата. Шул ук вакытта академия театрында классика, әйтик, «Дон Жуан» да булырга тиеш. Ул җырлы спектакльләрне, әйтик, «Галиябану»ны, «Зәңгәр шәл»не яттан белә, барыбер карыйсы килә. Аларны мөгез чыгармыйча куярга кирәк. Бер хәлне сөйлим. Режиссер Дамир Сираҗиев бездән күчмә театрга күчте дә «Галиябану»ны куярга алынды. Булган инде бу, мин әйтәм, безнең ярты тамашачы тегендә китә икән, дим. Әмма Дамир яңача куярга теләгән икән. Нәтиҗәдә – халык юк. Андый әсәрләрдә мөгез чыгарырга ярамый шул.

Блицсораштыру

Тормышымның горурлыгы дип кемне яки нәрсәне атар идегез?

– Горурлыгым – балаларым. Өлкән кызларым гаиләле, аларга шатланам. Әни әйткәндәй, җырын үзем дә җырлыйм, гармунда уйнаган кешене яратам. Булатны, бер шөгыле булсын дип, музыка мәктәбенә биргән идек. Мәктәпне дә, музыка училищесын да, консерваторияне дә тәмамлады. Аның гармунда уйнавын яратам.

Бу ират эше түгел дип нәрсәне әйтер идегез?

– Гайбәт сөйләүне.

Ә нәрсә хатынкыз эше түгел?

– Тәмәке тарту, чалбар кию.

Артист хатыны нинди булырга тиеш?

Артист тормышын аңларга һәм кабул итәргә тиеш. Рәшидә апаң әнә шундый. Мин булмады әле бу, дисәм, була-була, дип үсендереп җибәрә белә. Үзе дә театр өлкәсе кешесе булгач, ул безне яхшы аңлый. Шулай да, артист хатыны булу җиңел, дип әйтмәс идем.

Артист балаларына ниндидер таләпләр куелганмы?

– Һәр әти-әни, яхшы бул, тәртипле бул, кеше арасында безнең йөзгә кызыллык китермә, дип әйтә. Бу – таләп тә, теләк тә. Әмма артист баласы театр тирәсендә бөтерелергә тиеш. Марсель Cәлимҗанов, балаларыгызны алып килегез, аралаштырыгыз, дип әйтә иде. Ничек алмаш әзерләгән бит! Хәзер театрда әнә нинди династияләр бар.

Һәр татар карарга тиешле 5 спектакль.

– «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи), «Зәңгәр шәл» (Кәрим Тинчурин), «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш), Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар», «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакльләре.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү