16 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Артек

1925 елның 16 июнендә Кырымда «Артек» бөтенсоюз пионерлар лагере ачыла. Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе Зиновий Соловьев инициативасы белән ул туберкулездан интегүче балалар өчен санаторий буларак ачыла. Лагерь дүрт зур брезент палаткадан тора, беренче сменага 80 пионер килә. Хәзер лагерьда якынча 31 мең бала сыйдыра ала торган тугыз корпус эшли.

 ВДНХ

1959 елның 16 июнендә Мәскәүдә СССРның халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе ачыла. «Крестьянка» журналы ВДНХны «халык университеты» дип атый: павильоннарда һәм күзәтү мәйданчыкларында фән һәм техника яңалыклары – Җирнең ясалма иярченнәре, программа белән идарә ителә торган станоклар, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш машиналары, яңа электрон техника тәкъдим ителә. Хәзер ВДНХның территориясе 235 гектар, ел саен анда 20 млн кеше килә.

 Олимпия уеннары

1894 елның 16 июнендә тарихчы һәм педагог Пьер де Кубертен инициативасы белән Франциядә Олимпия уеннарын яңарту мәсьәләсе буенча конгресс уза. Француз аристократы фикеренчә, алар илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук яшьләрнең гармонияле үсеше өчен кирәк була. Конгресс бу идеяне хуплый һәм ярышларны әзерләү өчен олимпия комитеты төзергә карар кыла. 2 елдан, 1896 елның 6 апрелендә, беренче яңартылган Олимпия уеннары Афинада уза.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү