Владимир Путин валюта өлкәсендә закон бозулар буенча бизнеска амнистия игълан итәргә тәкъдим иткән

Россия Президенты Владимир Путин штрафлар салуга мораторий чорында валюта өлкәсендәге закон бозулар буенча бизнеска амнистия игълан итүне тәкъдим иткән.

“Коллегалар “Деловая Россия” иҗтимагый берләшмәсе вәкилләре белән очрашуда валюта өлкәсендә амнистия турындагы мәсьәләне күтәрде”, – дигән ул Петербург халыкара икътисадый форумының пленар сессиясендә. – Турысын әйтим, мондый чараларны бик сирәк кулланабыз. Әмма Көнбатыш илләре контрагентлары ягыннан бурычларны үтәмәү гадәти күренешкә әйләнгән бер мәлдә мондый кискен мәсьәләдә бизнеснең хәленә керү дөрестер дип уйлыйм”.

Исегезгә төшерәбез: валюта законы нормаларын бозган өчен резидентларга карата административ җаваплылык куллануга мораторий турында закон 2022 елның җәендә кабул ителде.


Фикер өстәү