«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» җитәкчесе: «Безнең төп максат – хөкем ителүчегә тормышта үз урынын табарга ярдәм итү»

Яңадан туу белән бер. Төрмәдә утырып, иреккә чыккан кешенең яңа тормышка аяк басуын әнә шуның белән чагыштыралар. Республикадагы «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы аларга туры юл күрсәтергә тырыша. Бер мәртәбә ялгышкан кеше кабат абынмасын өчен нишләргә? Үзәкнең генераль директоры Илнур Сатдинов белән шул хакта сөйләштек.

– Безнең төп максат – хөкем ителүчене акрынлап иреккә чыгарга әзерләү, тормышта аңа кабат үз урынын табарга ярдәм итү, яңадан кыек юлга кереп китүдән саклау. Үзәк ике юнәлештә эш алып бара. Без хәзерге вакытта төрмәдә утырган кешеләргә дә, иреккә чыкканнарына да ярдәм итәбез. Даими рәвештә колонияләргә барабыз, анда утыручылар белән күрешәбез. Аларга төрмәдән иртәрәк чыга алуларын аңлатабыз. Моның өчен тәртип бозмаска, эшләргә кирәклеген искәртәбез. Моңа риза булсалар, судка гарантия хаты тапшырабыз. Ник дигәндә, мәҗбүри эшләргә билгеләнер алдыннан алар иң элек судка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу йомшартылган җәза булып санала. Суд уңай карар чыгарса, хөкем ителүчене төзәтү үзәгенә күчерәләр. Без анда егетләрне каршы алабыз, эшкә урнаштырабыз, ашатабыз-эчертәбез. Эшкә бушлай алып барып, бушлай алып кайтып та куябыз. Төзәтү үзәгенә атнага бер тапкыр юрист, психолог килә. Анда Сабан туе кебек бәйрәмнәрне дә уздырабыз. Без аларга башка тормыш барын күрсәтәбез.

Төзәтү үзәгенең төп өстенлеге нидә?

– Монда инде хөкем срогын узу өчен бөтенләй башка шартлар тудырыла. Төзәтү үзәге аша иреккә чыккан кешегә гадәти тормышта үзенә урын табу күпкә җиңел булачак. Ник дигәндә, ул акрынлап иреккә ияләнә тора. Иртүк эшкә бара, кичен яңадан шул үзәккә әйләнеп кайта. Анда аларны автомат белән саклап торучы да, этләр дә юк. Алар үзләренә үзләре ашарга әзерли. Тәртипләре яхшы булса, ялларда шәһәргә дә чыгалар. Төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез. Егетләрне төрле эшләрдән башлап, төзелеш, авыл хуҗалыгы тармакларына эшкә урнаштырабыз. Без аларны иреккә чыккач кирәк булачак һөнәрләргә дә (ягулык салу станциясендә эшләүче,  бетончы, тәрәзә куючы һ.б.) укытабыз.

Төрмәдән чыгучыларга да ярдәм итәбез, дидегез. Ул эш ничегрәк оештырылган?

– Төрмәдән чыккан кеше иң элек безнең приютка килә ала. Иреккә чыгу турында белешмәсе булса, без аңа азык-төлек җыелмасы, беренче вакытта кирәкле кием-салым бирәбез. Документларын торгызырга да ярдәм итәбез, фатир яллап, вакытлыча тору урыны белән тәэмин итәбез. Эшкә дә урнаштырабыз. Монда юрист, психолог та ярдәм күрсәтә. Иң мөһиме хәмер белән мавыкмаска һәм эшләргә. Хәзерге вакытта без иреккә чыккан 230лап кешене яшәү һәм эш урыны белән тәэмин иттек. Төзәтү үзәгендә тагын 250ләп кешене эшкә урнаштырдык. Моннан тыш 400ләп кешенең документларын ясаттык.

Сезгә башка төбәкләрдән дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләрме?

– Әйе, бигрәк тә Пермь, Пензадан мөрәҗәгать итүчеләр күп. Шушы тугыз ел вакыт эчендә без илнең төрлек төбәкләрендә яшәүче 15 меңләп хөкем ителгән кешегә ярдәм иттек.

Балалар белән дә очрашулар оештырасыз икән

– Әйе, үсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү өчен эшләнә бу. «Равный консультант» дип исемләнгән махсус программа нигезендә эшлибез. Әле күптән түгел генә Яшел Үзәндә тәртип ягы шактый аксаган үсмерләр белән очрашуда булдык. Балалар бар нәрсәне дә үзенчә аңлый бит. Полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар күпме генә тукып торса да, аларның әйткәннәренә колак салмаска мөмкин. Ә без алар янына үзебез генә түгел – заманында үзе дә шушы кыек юлда булып, хәзер яңа тормыш башлаган кеше белән киләбез. Унбиш ел утырып чыккан кеше ул. Хәзер үзенең төзелеш бригадасы, хатыны, балалары бар, намазда. Очрашуда: «Мин дә сезнең кебек шук малай идем», – дип сөйли башлауга, малайларның йөзләре үзгәрә.

«Урам тормышы белән яшәдем, группировкага кереп киттем, җинаятьләр кылдым. Шуның аркасында унбиш ел гомерем рәшәткә артында узды. Гомеремнең иң матур чорын төрмәдә уздырдым. Иреккә чыктым – йортым да, гаиләм дә, саулыгым, хәтта авызымда тешем дә юк. Андый кеше кемгә кирәк? Тәртипсезлек беркайчан да яхшыга илтми. Шуңа күрә законны бозмагыз, белем алыгыз, эшкә урнашыгыз, гаилә корыгыз», – дип сөйли ул очрашу саен.

Малайлар шаккатып тыңлый, сораулар бирә. Кырын юлга кереп китүнең аянычлы нәтиҗәләрен әнә шундый чын язмышлар аша да аңлатырга кирәк.

Сезнең үзәк аша узып та, кабат җинаять юлына басучылар бармы?

– Шәхсән безнең үзәк аша иреккә чыккан егетләр арасында андыйлар бик аз. Булганнары да, нигездә, хәмер белән дус булучылар. Әйткәнемчә, безнең үзәктә инде алар ныгып, иректәге тормышка азмы-күпме әзерләнеп чыга. Шуңа монда чыккач «сынучылар» бик сирәк. Без бит аларның якыннары белән дә элемтәдә торабыз. Тулы канлы тормыш белән яшисе килсен өчен кешенең көтеп торучысы да булырга тиеш.

Киләчәккә планнарыгызны да ишетәсе килә.

– Безнең эшчәнлек башка төбәкләргә дә кызык. Шуңа бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга җыенабыз. Бер уйлап карасаң, мондый үзәкнең булуы дәүләткә дә отышлы. Төрмәдәге бер кеше өчен аена уртача 35 мең сум акча тотыла. Аны бит ашатырга, эчертергә, сакларга кирәк. Төзәтү үзәгендә алар үзләре ашарга әзерләп ашый, үзе акча эшли, кыскасы, үзләрен-үзләре тәэмин итә.

ӘңгәмәдәшДинә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү