Владимир Путин законга “өлешчә мәшгульлек” төшенчәсен кертергә тәкъдим иткән

Россия законына өлешчә мәшгульлек төшенчәсен кертергә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисадый форумының пленар сессиясендә шулай дип белдергән.

“Шулай ук инвалид балалар тәрбияләүчеләрнең хәленә керергә тәкъдим итәм. Хәзерге вакытта алар эшләмәсәләр генә, башка бернинди керем чыганагына ия булмасалар гына пособие алуга хокуклы. Хәтта көненә берничә сәгать эшләү теләге булган очракта да эшләргә ярамый, юкса, пособиеңне югалтачаксың. Һичшиксез, бу чикләүләрне алырга, тәгаенләп әйтсәк, өлешчә мәшгуль булган очракта да мондый кешеләргә инвалид баланы карау буенча пособиесен саклап калырга кирәк. Моның өчен законга “өлешчә мәшгульлек” төшенчәсен кертү таләп ителә”, – дип белдергән Россия Президенты.
Ул ил парламентын бу җәһәттән тиешле нормаларны ничек тә тизрәк кабул итәргә чакырган.


Фикер өстәү