“Укытучы – һөнәр генә түгел” – Владимир Путин педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президенты укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул бүген – 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, мәктәп укытучыларының миссиясе – һәрбер балага талантын һәм сәләтен ачуга, белем һәм рухи кыйммәтләр алуга ярдәм итү.

“Бу бәйрәм күңелдә аеруча җылы хисләр уята. Бүген бөтен ил күләмендә сөекле укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре агыла. Укытучы – һөнәр генә түгел. Чыннан да, нәкъ шулай – изге, мөһим миссия бу,” – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү