Сез иң гүзәл кеше икәнсез. 5 октябрь – Халыкара укытучылар көне

Әлфинә һәм Гадил  Фәйзрахмановлар быелгы уку елында Балтач районында укыта башлаган. «Авыл укытучысы» («Земский укытучы») программасында катнашып, бәйгедә җиңгән алар. Билгеле булганча, бу программада катнашучыларга берәр миллион сум акча бирелә. Шәһәр белән авылдагы шартлар аерыламы? Миллион белән генә укытучыны  кызыктырып буламы? Укытучы көне алдыннан «ВТ» хәбәрчесе алар белән шул хакта сөйләште.

«Земский укытучы» федераль программасы 2019 елда авылга укытучыларны  җәлеп итү өчен игълан ителгән иде. Республикада бүген  40ка якын   миллионер-мөгаллим белем бирә. Ул укытучыларга таләп тә бар: алар авылда биш ел эшләргә тиеш.

Гадил үзе – Балтачтан утыз чакрымдагы Арча районының Носы авылыннан. Аңа – 29 яшь. Хатыны Әлфинә – Казанбаштан. Моңа кадәр Яшел Үзәннең Осиново гимназиясендә белем биргәннәр. Ике авылга да якын дип, Балтачны сайлаганнар. Быел июль аенда яшьләр туй иткән.

Авыл  җирлеге өчен табыш дисәң дә була Фәйзрахмановларны. Гадил үзе генә сигез фәннән укыта ала!  Башта Арча педагогика көллиятендә башлангыч һәм информатика укытучысы белгечлеген үзләштергән ул. 2014 елны Казанның 17 нче гимназиясенә эшкә урнашып, читтән торып КФУга укырга кергән. Бер ел эшләгәч, армия сафларында хезмәт иткән. Аннан Яшел Үзән районының Осиново  гимназиясендә – башта башлангыч сыйныфларны, тора-бара физика-математика укыткан. Ике ел магистратурада тарих юнәлеше буенча белем алган. 7 ел  шахмат түгәрәге алып барган. Казан мәктәбендәге укучыларны, бакчалардагы сабыйларны да шахмат уйнарга өйрәткән. 2014 елда «Безнең яңа укытучы»  грантын откан.

Әлфинәгә – 26 яшь. 2017 елда Арча педагогика көллиятен тәмамлап, Осиново гимназиясендә алты ел башлангыч сыйныфларны укыткан. КФУда югары белем алган.

Гадил укытучылыкка 11 ел (!) укыган. Әле тагын укуын аспирантурада да дәвам иткән булыр иде, әгәр кесә ягы калынрак булса. Әмма барысы да акчага килеп төртелгән. «Гади укытучы хезмәт хакына аспирантурада укып булмый. Уку туйдырмый мине. Укытучы һәрвакыт эзләнергә тиеш. Замана баласы белән бергә атламасаң, аның белән уртак тел табып булмый», – ди математика укыткан Гадил.

– Миллион – бүген зур акча түгел. Бер  укытучыга  гына бирелгәндә, аңа фатир тими. Беренче кертемгә генә ярый. Икеңнеке хет күзгә күренә, – ди ул. – Авылга миллион белән генә кайтарып булмый. Хәзер анда укытырга балалар да юк бит. Кечкенә авыллар бетеп бара. Мәктәп яшәсә, авыл яши, диләр. Тумаган бала белән авыл яшәми. Яшьләр вакытлыча кайтырга мөмкин. Киләчәк булсын өчен, укучы кирәк. Шуңа күрә барлык өлкәләр дә күтәрелергә тиеш. Шәһәрдә дә укытучылар җитми. Анда да программалар булсын. Ун ел үзгәрмәгән хезмәт хакы да үзгәрсен иде. 2014 елда – эшли башлаганда да шул хезмәт хакы иде. Хәзер дә аермасын сизмим.

2023 елның Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителүе юкка түгел. Укытучыга карата җәмгыятьнең игътибарын арттыруны күздә тота ул. «Укытучыларның илебез өчен керткән хезмәтләре турында күбрәк сөйләргә кирәк», – диде Россия Президенты әлеге елны ачу чарасында.

Федераль Җыенга Юлламасында да Владимир Путин укытучыларның  турыдан-туры ил төзелешендә катнашуын әйтте. «Әти-әниләр укытучы турында  яхшы яктан гына сөйләсен өчен, мөгаллимнәрнең җәмгыятьтә абруен күтәрергә кирәк», – диде ул.

Укытучылар һәм остазлар елында илдә «Мәгариф» һәм башка  проектлар тормышка ашырыла. «Киләчәк укытучысы»  проекты кысасында барлык төбәкләрдә  педагогларның осталыкларын үстерү үзәкләре ачыла. Бүген  илдә шундый 140 үзәк эшли.  Педагогик уку йортлары базасында «Кванториум»нар ачылды. Анда   мәктәпләрдә, техникум, вузларда белем бирүче укытучылар  белемнәрен күтәрә. Ел ахырына кадәр вузлардагы технопарклар саны 33кә җитәчәк. Хәзерге вакытта аларның саны – 20.

Эшләргә теләгән укытучыга шартлар җитәрлек, димәк.  Әмма  яшьләрне мәктәпләрдә ничек калдырырга соң?

– Яшермим, минем дә мәктәптән китәргә теләгән чаклар булгалады. Ләкин башлаган эшне ташларга яратмыйм. Әти-әни, мәктәп, укытучы бер булып эшләсә, яшьләр калыр иде. Ләкин кыен хәлләр килеп чыкканда, яшь белгечләр терәк тапмый. Шуңа да укытучы булып төпләнмиләр. Беркем дә укыта башлаганда идеаль укытучы була алмый, тәҗрибә туплап кына моңа ирешергә мөмкин, – диде Әлфинә Фәйзрахманова.

Укытучыга хөрмәт булсын өчен, беренче чиратта, әти-әни өйдә укытучы турында начар сүз әйтмәскә тиеш. Әгәр хурлаганны ишетә икән, бала ул укытучыны беркайчан да яратмаячак. Фәйзрахмановлар фикере шундый. «Кешенең күңеле булсын өчен күп кирәкми. Бер җылы сүз дә җитә. Өлкән буынга да игътибар кимемәсен иде. Алар бит гомерләре буе мәктәптә укытканнар», – ди Фәйзрахмановлар.

Сан

Республикада 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр  исәпләнә. Шуларның 36 меңнән артыгы – мәктәпләрдә, 21,8 меңе  бакчаларда  белем һәм тәрбия бирә. 7 меңе – өстәмә белем бирү,  11,8 меңе  югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшли.

Сәрия Мифтахова

 

Уникаль кешеләр

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Халыкара укытучылар көне  белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!

Быелгы ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителгәнгә күрә,  безнең һөнәри эшчәнлеккә мөһим дәүләт проектлары һәм  үзгәрешләр  кертергә туры килде.

Безнең һөнәр үзенчәлекле. Тормыш укытучыга һәрвакыт югары таләпләр куя. Хәзер укытучы профессиональ яктан грамоталы, укытуның яңа чараларына һәм инновацион методикаларына ия булудан тыш, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын аңларга тиеш.

Сезнең һәрберегезгә, хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, рәхмәт белдерәсем килә. Балаларга карата битараф булмаганыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, алдан әйтеп булмый, белеп  булмый  торган шартларда да  сыйфатлы итеп эшли белгәнегез өчен.

Сыйныфка килеп  керүгә үк, укытучы үзенең мөнәсәбәте, белеме, таланты белән баланың шәхесе формалашуына зур йогынты ясый. Дәрескә кергәч, сез инде һәр укучының мәктәптәге  тормышы белән яши башлыйсыз.        Укытучының хезмәт нәтиҗәсен проект күрсәткечләре һәм сроклары белән генә бәяләп  булмый – ул һәр укучының язмышы белән тыгыз бәйләнгән.

Сез – уникаль кешеләр. Сез балаларны тәрбиялисез, өйрәтәсез һәм аларга яңадан-яңа  офыклар ачасыз.

Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез, зирәк остазлар, сезне аңлый торган әти-әниләр һәм яраткан укучыларыгыз булсын. Балаларга бүләк иткән җылылык, сезгә аларның олы рәхмәтләре һәм уңышлары булып әйләнеп кайтсын.

Сезгә нык сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән!

 


Фикер өстәү