Авылларда сугым чоры: малны «ит итү» күпмегә төшә?

Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана. Кош-кортларны чистартып, урнаштырып бетергәч, алар зур терлек белән эш итәргә тотына. Күпме көч куеп үстергән мал-туарны урнаштыру авыл халкы өчен зур эш булып тора. Хәер, инде соңгы елларда «сугым чоры» дип кистереп әйтү кимесә дә, күпчелек кеше үзләренә ашарга дигән терлекне кышка аяк атлагач эшкәртә. Алар малларын ничек симертә? Бүген ит бәясе ничә сумнан йөри? Без шул хакта белештек.   

Ит кадере 

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы халкы да бу көннәрдә сугым мәшәкате белән яши.

– «Сугым чоры» дип шартлы рәвештә генә әйтәбез инде хәзер, чөнки һәр кешедә диярлек зур суыткычлар бар, алар, мал өлгерүгә карап, эшкәртеп тә куя. Шулай да күпчелек үзләренә дигәнне менә шушы чорга калдыра. Бездә әле, халык, элеккечә, туган-тумача, дус-ишен ярдәмгә чакыра. Ләкин замана рухы да сизелә башлады. Чувашиянең Шыгырдан авылы якын булгач, малларны аннан ике егет килеп эшкәртә. Тана, үгез, сыерны эшкәрткән өчен – 2500 сум, атка 3500 сум алалар, – ди Рөстәм Фәрхуллин.

Аның сүзләренчә, авыл халкының хезмәтен бәяләүчеләр дә, алар тәкъдим иткәнне яратып алып бетерүчеләр дә күп. Шуңа күрә ит сату белән авырлык юк.

– Без үзебез дә маллар суеп сатабыз. Казаннан да, Ульяновскидан да алып китәләр. Авыл ите яхшы була, дип чират торып алып бетерәләр. Ә күп булу сәбәпле, урнаштырып бетерә алмаучылар арадашчыларга да биреп җибәрә. Ләкин алар эшкәртмичә, тере малны ала. Билгеле, бәясе дә арзанрак була, – диде Рөстәм Фәрхуллин.   

Ә менә Әлмәт районының Бишмунча авылында быел итне урнаштыру авырлык белән бара икән.

– Хәзер кеше итне азрак ашый башлады шикелле, чөнки бар халыкның да ул бәядән сатып алырга мөмкинлеге юк, – ди шушы авылда яшәүче Айдар Габдрахманов. – Ләкин түбән хакка сатып булмый, чөнки чыгымы да күп. Иң зур чыгым терлек азыгын әзерләүгә тотыла. Мал көр, матур булсын өчен, кабак та бирәбез, бәрәңге дә пешереп ашатабыз. Пешкән бөртек, фураж биреп симертәбез. Шулай тырышып үстергән малыңны сата алмыйча тору гына кәефне бераз кыра, әлбәттә. Башка елларда мондый хәл юк иде.

«Ноябрь, декабрьдә өйгә кайтып кергәнебез юк», – ди Балтач, Арча, Кукмара районнарында яшәүчеләрнең терлекләрен эшкәртүче Илһам Галиев.  

– Кеше бик күп, көн саен 3–4 хуҗалыкта эшлибез. Бер малны эшкәртү 2500 сум тора. Малны чалганда иң беренче шарт – аны кыйблага каратып, өч тапкыр «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип бугазлау. Моннан тыш, чалганда озак тонган??? терлекнең ите тәмле була. Канның чыгып бетүе мөһим. Шулай ук пычакның үткен булуы да кирәк, – диде ул. 

Кайвакыт ит каты булырга мөмкин. Моның сәбәбен сугымчы, малның карт булуында, диде. Шулай ук ашатуга да бәйле булуын әйтте. Әйтик, ризыкны пешереп ашаткан терлек ите йомшаграк була.

«Терлек сәламәт ризык ашап үсәргә тиеш»

Балтач районының Алан авылында яшәүче Хәлим Кәримовның белмәгән эше юк. Ул – оста сугымчы да, аучы да, умартачы да, гомумән, кызыксынучан һәм авыл тормышын төптән белүче кеше. 

– Заманында үзем дә сугымга күп йөрдем, тик хәзер үзебезнең якыннарга гына булышам. Чөнки һаман кан агызуны нервыга бәрә торган эш дип саныйм. Соңгы вакытта сугымчылар арасында терлекнең муен тамырына яки маңгаена әйбер кадап үтерү гадәте барлыкка килде. Болай эшләү ярамый. Ит хәләл булсын өчен, терлекне кыйблага каратып, «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип чалу гына җитми. Аны госелле, намаз укучы кеше чалса, күркәмрәк. Шуңа күрә хәләл итеп чалуга тиешле игътибар бирергә кирәк, дип уйлыйм. 

Хәлим абый, терлек ничә яшьтә чалырлык булып өлгерә?

Үгез малы 1,5 яшьтә чалырлык була. Шуннан соң аның ите тыгызлана, катылана. Тананың 2 яшен тутырып чалырга кирәк, чөнки гәүдәсе кечкенәрәк була. Ләкин аннан да озаграк тотарга киңәш ителми, чөнки ул тазарып китә. Артык тазарып китеп, итен май каплап алса да яхшы түгел. Әмма майсыз итнең дә тәме булмый.

Итнең кайсы өлеше тәмлерәк?

Үпкә-бавыр белән эчәкне бүлеп тора торган өлеш – итнең иң тәмле җире. Ул 10–15 минутта пешә. Аннан кала билдәмә (вырезка) – шәп җире. Ботлап алганда, малның ал ягы әйбәтрәк. Кеше арт санына кызыга, ләкин алгы өлеше тәмлерәк тә, йомшаграк та. Алгы як кабыргалы була. Юка кабырга шулпада бик тәмле булып, кабарып пешә. Арткы ягы – фаршка, алгысы шулпага яхшы. Сөяк янындагы ит тәмле була. Үгез ите бик майлы түгел, тыгыз була, ите күп чыга.  

Ашарга дигән малны ничек симертәсез? 

– Чаласы малның төп ризыгы башак булырга тиеш. Бөртекнең үзен генә дә, бәрәңге белән дә пешереп ашатсаң яхшы. Урман печәне витаминнарга бай булса да, ул малны ныгытмый, аның өчен люцерна кирәк. Моннан тыш, көтүдә йөргән малның ите тәмле була, чөнки ул, беренчедән, үзенә кирәген үзе эзләп ашый, икенчедән, хәрәкәтләнгән малның ите йомшаграк була. Бездә хәзер шәхси хуҗалыкларда да терлекләргә гранула ашата башладылар. Менә анысын хупламыйм. Әйе, мал күзгә күренеп күтәрелә, көрәя, матур булып үсә. Тик аның ите дә тәмле булмый, ят исе дә килә. Ә табигый шартларда хайванны тиз үстереп булмый, чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Чеби мисалында гына карыйк: кош фабрикаларында бройлер 40 көндә өлгерә, ә шәхси хуҗалыкта аны озаграк үстерергә кирәк. Бозауга да, тизрәк үссен өчен, витамин белән укол төртәләр. Коры сөтнең дә төрлесе бар. Аны да ясалма үстерү өчен кулланалар. Мин һәр нәрсә табигый шартларда үсәргә, өлгерергә тиеш фикердә.

Кайда ничек?

Яшел Үзән районы: алгы бот – 440 сум, арт саны 450–480 сум,

Биектау районы: 450 сум,

Кукмара районы: алгы бот – 420–430, арткысы – 450 сум,

Азнакай районы: 450–480 сум, 

Мөслим районы: 470–480 сум,

Әлмәт районы: 480–490 сум, 

Балтач районы: тана итенең арт саны – 420 сум, алгысы – 380 сум, үгез итенең арт саны – 430–450 сум, ал саны – 420 сум, 

Чүпрәле районы: 450 сум,

Алабуга районы: 480–500 сум,

Киров өлкәсе: 450–460 сум,

Башкортстан Республикасы: 450–480 сум.

Киңәш

Итне сатып алганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

– Кызгылт, бераз гына алсу төстәге ит – иң яхшысы. Аның мае да булырга тиеш. Ит арасында май җепселләре күренеп торганны курыкмыйча сатып алырга мөмкин. Ә артык куе кызыл һәм зәңгәрсу булып торган ит күңелдә шик уятырга тиеш. Башкорт токымлы үгезләрнең ите иң яхшысы санала. Алар – ит өчен бик яхшы токым. 1 елда 3,5 центнер ит бирә. Ләкин алар арасында холыксызраклары күбрәк очрый.

– Малны суйгач та, итен шунда ук пешерергә киңәш ителми. Ит бер тәүлек тирәсе салкын урында торырга тиеш. Яңа суелган итнең мускуллары тартышып тора. Шуңа да аны ашка салгач, шулпага ят тәм чыгарга мөмкин.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү