Татарстан Рәисе салкын көннәрдә торак-коммуналь хуҗалык эшен контрольгә алырга кушты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов салкын көннәрдә торак-коммуналь хуҗалык системалары эшенә аеруча тыгыз контроль кирәклеген билгеләп үтте.

«Соңгы көннәрдә республикада урнашкан һаваның аномаль түбән температурасы энергетика һәм торак — коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә, шулай ук транспортта авария хәленең арту куркынычын тудыра, янгын чыгу куркынычы да арта», — диде ТР Рәисе.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, Рөстәм Миңнеханов кышкы салкыннарда инфраструктура объектларының эшләвен контрольдә тоту режимында эшләүне тәэмин итәргә, энергетика, ТКХ һәм транспорт объектларында җаваплы затларның кизү торуын оештырырга, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең, шулай ук авария хезмәтләренең мөмкин булган вакыйгаларга оператив җавап бирергә әзерлеген тәэмин итәргә кушты. «Безнең бурыч — гражданнарның иминлеген тәэмин итү», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү