Рөстәм Михнеханов: «Һәркемнең үз дине бар, кешене хөрмәт итәргә кирәк»

Билгесез кешеләр Актаныш зиратында урнашкан кабер өстендәге хачны кабат кискәннәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов бу очракны провокация дип атады һәм җаваплылыкны үз өстенә алуын белдерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаепле кешеләр үз гамәлләре өчен җавап тотарга тиеш диде.

«Бүген безнең җирле зират территориясендә Чаллы кешесе, әмма безнең районда теркәлгән Виктор Смирновның каберен янә мәсхәрәләделәр. Беренче очрак узган елның декабрендә булды һәм җәмгыятьтә зур шау-шу чыгарган иде. Бу – провокация. Әлеге коточкыч очракны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннарыннан гафу үтенәм. Җаваплылыкны тулысынча үз өстемә алам, моның өчен җавап тотарга әзермен һәм отставкага бирәм», – дигән Энгель Фәттахов. Әлеге белдерү Актаныш районының рәсми сайтында урнаштырылды.

Хөкүмәт йортында узган утырышта Татарстан Президенты әлеге хәлгә карата үз фикерен җиткерде.

– Безнең җәмгыятьтә мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Без төрле милләт һәм дин кешеләрен хөрмәт итәргә гадәтләнгән. Гаеплеләр, һичшиксез, ачыкланырга һәм үз гамәлләре өчен тулы җаваплылык тотарга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент район һәм шәһәр башлыкларына бу мәсьәләгә игътибар белән карарга һәм мондый очракларга юл куймаска кушты. «Бу нормаль хәл түгел. Безнең республикага хас күренеш түгел. Теләсә кайсы динне хөрмәт итегез. Һәркемнең үз дине бар, кешене хөрмәт итәргә кирәк», – диде ул.

Һәрвакыт тәртип һәм тотрыклылык үрнәге булган Актаныш районы өчен бу гомумән матур күренеш түгел, дип искәртте Президент.

Виктор Смирнов кабере өстендәге хачны узган ел ахырында да кискәннәр иде. Ул вакытта җинаять эше кузгатылды, Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Энгель Фәттаховка каты шелтә белдерде.

 


Фикер өстәү