Актаныш зиратында хачны кискәннәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов эшеннән китә

Билгесез кешеләр Актаныш зиратында урнашкан кабер өстендәге хачны кискәннәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов бу очракны провокация дип атады һәм җаваплылыкны үз өстенә алганын әйтте.

«Бүген безнең җирле зират территориясендә Чаллы кешесе, әмма безнең районда теркәлгән Виктор Смирновның каберен янә мәсхәрәләделәр. Беренче очрак узган елның декабрендә булган һәм җәмгыятьтә зур шау-шу чыгарган иде. Бу – провокация. Әлеге коточкыч очракны булдырмый кала алмавыбыз өчен мәрхүмнең туганнары һәм якыннарыннан гафу үтенәм. Җаваплылыкны тулысынча үз өстемә алам, моның өчен җавап тотарга әзермен һәм отставкага бирәм”, – дигән Энгель Фәттахов. Әлеге белдерү Актаныш районың рәсми сайтында урнаштырылган.

Узган елгы вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә Энгель Фәттаховка каты шелтә белдерде.


Фикер өстәү