Венгрия Президенты Каталин Новак отставкага китә, бу хакта ул М1 телеканалы эфирында белдерде.
«Мин бүген сезгә соңгы тапкыр дәүләт башлыгы ролендә мөрәҗәгать итәм. Мин республика президенты вазифасыннан отставкага китәм», — диде ул.
Соңгы көннәрдә Венгриядә узган елның апрелендә Новак директор-педофил тарафыннан кылынган җинаятьләрне яшерүдә катнашкан балалар йорты башлыгының элеккеге урынбасарын ярлыкау турындагы үтенечне канәгатьләндергән дигән мәгълүмат барлыкка килгәннән соң җәнҗал купты. Бу хәл Рим атакайның Будапештка визиты алдыннан булган, дип хәбәр ителә.
Сәясәтче үзе аңлатканча, ул мондый карарны хөкем ителүче балаларның бәйле хәлен кулланмаган дип санап кабул иткән.
«Мин дөрес эшләмәдем, чөнки ярлыкау турындагы карар педофилиягә карата нульле толерантлыкта шик тудырырга мөмкинлек бирде. Монда бернинди шик-шөбһә юк һәм булырга да мөмкин түгел. Мин беркайчан да балаларны физик яки мораль көчләүгә дучар иткән кешене гафу итмәс идем», — дип билгеләде Новак.