Татарстандагы Социаль иминиятләштерү фондының элеккеге җитәкчесе Павел Лохановны 9 елга хөкем иттеләр

Казанның Мәскәү районы суды Татарстандагы Социаль иминиятләштерү фондының элеккеге җитәкчесе Павел Лохановны 9 елга хөкем итү турында карар чыгарды. Ришвәт алуда гаепле дип табылган элеккеге түрә кырыс режимлы колониядә утырачак.

Прокуратура вәкилләре Павел Лохановны 12 елга хөкем итүне һәм ул алган ришвәт суммасыннан 40 тапкыр зуррак күләмдә штраф билгеләүне таләп иткән иде. Суд хөкем ителүчегә штраф билгеләмәде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде. Лоханов һәм аның яклаучыларының хөкем карарына карата шикаять бирергә вакыты бар. Алдагы көнне хөкем ителүче үз эшен йомашаграк маддә – мошенниклык буенча тикшерүне таләп иткән иде. Үзе әйтүенчә, акчаны ул финанс кыенлыклары аркасында алган. Павел Лохановны «РСС-мед» фирмасы җитәкчелегеннән 2,4 млн сум акча алганда тоткарладылар.


Фикер өстәү