Күп балалы гаиләләр яшәгән 5 йортта өч атна су юк! Кем гаепле?

Җәен ничек сусыз яшәргә кирәк?! «Татарстан хәбәрләре» редакциясенә Лаеш районының Усад бистәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар әйткәнчә, ДСУ урамындагы 5 йортта инде 3 атнага якын су юк.

Алар социаль ипотека программасы буенча төзелгән өйләр һәм аларда күп балалы гаиләләр яши. Зарларын Халык контроле порталына да язганнар, Лаеш районы хакимияте, Прокуратурага да хатлар юлланган. Тик проблемалары һаман хәл ителмәгән. Авыл җирлеге башлыгы моны ничек аңлата һәм халык кайчан сулы булачын ТНВ хәбәрчесе белеште.

Узган җәйдә дә су бетеп торган, тик атналар буена түгел. Мондый хәлне шәхси йортларда яшәүчеләрнең бакчаларына су сибүе белән аңлатканнар. Тик быел — хәл башкачарак. Идарәче оешмада скважина сафтан чыккан диләр. Аны төзекләндерүнең озакка сузыласын әйтәләр.


Фикер өстәү