«Татфондбанк» ның элеккеге башлыгы Роберт Мусин суд карарына шикаять бирергә планлаштыра

Татарстан Югары суды адвокат Алексей Клюкинның Татфондбанкның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга хөкем карарына шикаятен теркәде. Карау датасы әле билгеләнмәгән.

Элегрәк «Татфондбанк» ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинның адвокаты Казанның Вахитов район суды карарына шикаять бирүе турында хәбәр чыккан иде.

Исегезгә төшерәбез, 28 сентябрьдә Мусинны 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Шулай ук элеккеге банкир кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына 23 млрд сум түләргә тиеш.


Фикер өстәү