«Татфондбанк» башлыгы Роберт Мусинны 15 елга утыртырга мөмкиннәр

Прокурор элекке «Татфондбанк» башлыгы Роберт Мусинны 14 ел да 9 айга гомуми режимдагы колониягә озатуны сораган. Ул вазыйфаи вәкаләтләреннән үз мәнфәгатьләрендә файдалануда гаепләнелә. Элекке башлыкның банк «шартлау»га китергән гамәлләреннән зыян күләме 53 миллиард сумга җитә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Мусин ДОМО компанияләре төркеменә кредитлар бирү аркасында банкка бигрәк тә нык зыян салган. Бу җәһәттән китерелгән зыян күләме 18 миллиард сум тәшкил итә.

Моннан тыш прокурор аны барлык дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүне сораган. Чөнки ул, прокурорлар фикеренчә, үзенә күрсәтелгән ышанычны акламаган. Гаебен өлешчә тану, уңай характеристика бирелү һәм кечкенә балалары булу гаебен йомшартучы факторлар сыйфатында бәяләнгән.


Фикер өстәү