Казанда пенсионер троллейбус тәгермәчләре астында калып үлгән

Казанда пенсионер хатын троллейбус көпчәкләре астында вафат булды. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бүген 10:00 сәгатьтә Кулагин урамындагы 4 нче йорт янындагы тукталышта булган. Билгеле булганча, пенсионер тролейбустан чыкканда ишекләр ябыла һәм ул кысылып кала. Йөртүче, моңа игътибар итмичә, өлкән яшьтәге кешене берничә метр җирдән өстери. Ә аннары бөтенләй һәлакәт урыннан китеп бара.

70 яшьлек пенсионер хатын алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлә. Хәзерге вакытта троллейбус йөртүчене тапканнар — ул вакыйга урынына кайткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык нечкәлекләрне ачыклый.


Фикер өстәү