«КАМАЗ-Мастер» командасы узышчысының абыйсы үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Татарстанның Лаеш районында Казан-Боровое Матюшино автомобиль юлында 6:45 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган. Авариянең сәбәбчесе «КАМАЗ-Мастер» командасы узышчысы Айдар Беляевның абыйсы Айрат Беляев.

KazanFirst хәбәр иткәнчә, Беляев каршы як полосага чыгып «Калина» маркалы машина белән бәрелешә. Ике транспорт чарасы да юлдан чыгып оча, моңа өстәп «Лада» әйләнеп каплана.

«Лада» машнасы йөртүчесе авария урынында ук үлә, ә аның пассажиры җәрәхәтләнә. Авария сәбәпчесен медицина тикшерүенә җибәргәннәр.


Фикер өстәү