Марат Кәбиров: «Бир син миңа…»

Безнең яклар матур. Хәтта тәрәзәңнән генә карап утырсаң да хозурланып туймас матурлыкка юлыгасың. Төзек йортлар. Шул йортларның бакчаларында серләшеп утырган агачлар. Яфраклар җемелдәве. И, ул яфраклары гына да бер төрле түгел бит әле аның, төрле-төрле төсләргә кереп, төрле тизлектә, төрле чагылышта җемелдиләр. Ихатаңа чыгып утырсаң – яшел чирәм. Алар арасында әрсезләнеп үскән чәчәкләр. Хәтта койма буенда уталып бетмичә калган кычыткан ботагы да үзенчә ямь сибеп утырган була. Ә инде бакчаңа күз салсаң… Аларның һәр чәчәге шигырь кебек тоела, үзең утырткан, үзең карап үстергән матурлык бит. Мин хәтта шигырьләремне дә алай үстермәдем, ә чәчәкләрне… Һәр таҗында минем өлешем бар, һәр нурында мин чагылган сыман.

Тау башында үләннәр тибрәлә. Җәйнең ягымлы җилендә дулкын-дулкын булып тирбәләләр. Мин тауларның агачлыларын ярата идем, әле менә болары да бер могҗиза шикелле. Тау башында үскән диңгез кебек. Яшел диңгез. Җилләр агышына карап дулкыннары берчә талгыная, берчә көчәеп төрле төсләргә керә. Дулкыннар дулкынланырга мәҗбүр итә. Дулкынланам. Мин үземне гади бер дөньяда түгел, ә оҗмахның кайсыдыр өлешендә яшәгән кебек тоям.

Марат Кәбиров үкенече турында: «Үзе исән чакта мин аңа беркайчан да «Әнием» дип тә, «Әникәем» дип тә әйтмәдем»

Шушы матурлыкны бөтен тулылыгында кабул итәргә теләп, ишегалдындагы яшел чирәмгә сузылып ятам. Кулларымны җәям. Күзләр кысыла. Баш очында зәп-зәңгәр күк йөзе. Аның бизәкләре булып ак болытлар йөзә. Болытларда да кояш бар, кояш нурлары күзне чагылдыра. Керфекләрне ачып-йомып алам. Куеныма назлы җил сарыла.

Күңелдә рәхмәт тойгысы. Яшәгәнлегемә. Шундый матурлыкларны күрә алуыма. Болар барысы да – Ходайныкы. Ходай аны миңа бушлай бирә. Билет алуымны да, абонементы булуымны да сорамый. Аңа минем социаль статусым да, кәефемнең нинди булуы да кирәкми. Тудырган ул шундый матурлыкны. Минем бары тик шуны күрүем һәм кадерләвем генә кирәк. Җаныма сеңдерүем. Әгәр шуны кабул итә алсам, ул матурлык миндә дә болытларда чагылган кояш нуры шикелле аерым бер матурлык булып балкыячак.

– Әй, Ходаем… – дип пышылдыйм мин шундый хозурлыктан күңелем тулып, – бир син миңа…

Һәм тукталып калам. Нәрсәседер дөрес түгел кебек тоела. Дөрес түгел, әлбәттә!

Нәрсә сорыйсың син?

Ни дип теләнәсең?

Биргән бит инде ул. Матурлыгын да, шул гүзәллекне сыйдыра алырлык йөрәкне дә. Матурлык турында уйлый алырлык сәламәтлек тә биргән. Тагы нәрсә кирәк инде сиңа?

– Акча… – дигән уй йөгереп үтә, тик мин аны куып җибәрергә ашыгам. Әйе инде, ул да хаклы, уйлаганнарымны тормышка ашырып бетерү өчен акча кирәк. Тик мин эшләп торам. Акча ул вокзалдагы пассажир шикелле, килә дә китеп тә бара. Ә матурлык бүтән… Шушы мизгелдә мин тойган, мин күрә алган матурлык ул гомер буе миндә яшәячәк. Гомерләрнең авыр мәлләренә баш идерми торган көч булып.

Юморны аңламаучы ирнең көлкегә калу ТАРИХЫ (Марат Кәбиров)

– Әй, Ходаем…

Ә мин аннан нәрсә сорарга да белмим. Ә нәрсәдер сорыйсы килә. Күңелнең шундый ләззәтле мәлендә Ходайдан берни дә сорамый калсаң дөрес булмас кебек. Тик шундук икенче дулкын бу теләкне юып төшерә:

– Теләнче! – Һәм акылның бер үгете булып өстәп куя, – Беркайчан да теләнче булма!

Дөрес инде ул. Теләнче булырга ярамый. Моңа кадәр беркемнән берни көтмичә үткәрдем бит инде гомеремне. Моннан соң да көтәргә ярамый. Үзең эзләргә, үзең табарга кирәк. Бүтәннәрдән көткән саен, эзләү сәләте кими, табышлар юкка чыга.

Ә Ходай ул барысын да биргән. Тик күрергә һәм үрелеп ала белергә генә кирәк. Аннан берни дә сорарга кирәкми. Швед ресторанындагы шикелле бит инде монда барысы да. Ризык-нигъмәте дә, матурлыклары да. Күпме телисең, шулхәтле аласың. Түлисең дә инде. Кайчак сәламәтлегең, кайчак гомерең, кайчак бүтән вак-төякләр белән. Ләкин эш синең алуыңда да, түләүеңдә дә түгел. Эш синең сөенә белүеңдә.

Ходай биргән шушы матурлыкларга, шушы муллыкларга, шушы оҗмахка сөенә белсәң, ул үзе дә сөенер кебек тоела. Шуларны аңлагач, мин үземне кабат бәндә итеп тоям. Бәндә. Чикле һәм мескен җан иясе. Чөнки мин:

– Әй, Ходаем, бир син миңа… – дип сорыйм.

Әле үземә бирелгәннәренең барысын да татып-тоеп өлгермәгәнмен, мин тагын нидер сорыйм. Запаскамы? Запас нигә кирәк? Бөтен галәм җирдә минем өчен эшли, бөтен дөнья минем запасым. Ләкин миңа үземнеке кирәк. Миңа гына була торган запас. Нигә соң ул? Белмим. Бәлки, кирәкмидер ул. Кирәкми, әлбәттә. Ләкин шундый самими мизгелдә нидер сорыйсы килә. Без бит инде гади кешеләр, үзебездән аз гына дәрәҗәлерәк кешеләрдән дә нәрсәдер өмет итеп, бәлки, берәр файдасы тияр дип өлтерәп тора торган бәндәләр. Ә монда Ходай! Ничек сорамыйсың? Бернигә мохтаҗлыгың булмаса да, нәрсәдер сорарга кирәк. Мизгеле шундый. Ул мизгелне кулдан ычкындырырга ярамый.

– Әй, Ходаем, бир син миңа…

Шулай дим дә бераз уйланып торам. Һәм өстәп куям. Зур канәгатьлек белән. Чөнки мин иң кирәкле сүзне таптым сыман.

– Син яралткан шушы хозурлыкка сөенеп яши алырлык гомер бир…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү