Чума һәм холераның ничек таралуын аңлатканнар

Россиядә холера һәм чума авыруының ничек таралырга мөмкин булуын әйткәннәр.

Роспотребнадзорның Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе белгечләре аңлатканча, чуманы байбаклар (сурок), йомран, кыр тычканнары, комлык тычканнары, күсе, диңгез күсесе (морская свинка) таратырга мөмкин. Ә борча, гомумән, бу коточкыч чирне төп таратучы булып тора. Болар тешләгәндә, шулай ук чит ит кулланганда чир йоктырырга мөмкин, дип яза Федераль яңалыклар агентлыгы.

Ә инде холераны пычрак суда коенганда, сырхау белән аралашканда, инфекцияле әйбергә орынганда ияртү куркынычы бар.


Фикер өстәү