Татарстанда байбаклар кышкы йокыдан уянган

Урамнарда карлар эреп бетмәсә дә, Татарстанда байбаклар йокыдан уянган. Табигать көйчезләнеп торса да, алар активлаша.

Байбаклар 6,5 ай йоклый. Бу вакыт эчендә җәнлекләр һәрвакыт авырлыгын югалта. Һәм кышкы йокыдан соң алар гадәти тормышка кайта.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, узган ел республикада 15 мең 905 җәнлек исәпләнгән. Алар аеруча көньяк-көнчыгыш районнарда күп икән. Байбакларның иң зур гаиләләре Ленининогорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында табылган. Шулай ук аларны Буа районында очратырга мөмкин.


Фикер өстәү