Әлфәт Хөсәенов: «Йөгереп эшләп йөргән җиремнән аяксыз калу тормышымны икегә бүлде. Оялдым да мин…»

Буада яшәүче 48 яшьлек Әлфәт Хөсәенов әнә шулай ди. Матур гына тормыш иткәндә, бер-бер артлы туган кызларына сөенеп очып кына йөргәндә, ул кинәт аякларына баса алмый башлый. Башта аксый, аннан инде таяксыз йөреп булмый, соңыннан хәрәкәтләнү бөтенләй бетә. Күңеленә кыен, йөрәгенә авыр булса да, башка чарасы калмый: Әлфәт инвалид арбасына утыра. Шуңа да карамастан, бирешми. Киләчәккә зур хыял белән яши ул: кызларын кияүгә үз аягында бирәсе килә.

Без килгәндә, Әлфәтнең кайгылы чагы иде. Күптән түгел әнисен җирләгәннәр. Ашын уздырырга җыеналар иде. Әлфәт әтисен моннан 16 ел элек югалткан. Шөкер, дүрт туганы да исән-сау. Аларның һәркайсы  энеләренең хәлен белеп тора икән. Тик ул гына берәүне дә борчырга теләми. Хатыныма да, якыннарыма да авырлык китерәсем килми, ди.

– Сорап алган чирем түгел дә бит! Баштарак кыен булса да,  тора-бара авыруны кабул итеп, үземне кулда тотарга өйрәндем. Дөрес, кешедән кыенсыну, башкаларга күренергә теләмәү бар иде. Оялдым да мин. Йөгереп эшләп йөргән җиремнән аяксыз калу тормышымны икегә бүлде. Ничек тә яшәргә кирәк дидем үз-үземә, – дип сөйли Әлфәт. – Ул чагында миңа 41 яшь иде. Өченче кызыбыз туып күп тә үтмәде, мин авырый башладым.Табиблар да эшнең нидә икәнен әйтә алмадылар. Тикшеренеп йөри торгач, «рассеянный склероз» дигән диагноз куйдылар. Башка  төрле авыру түгелме икән, дип тә карадым. Тик табиблар мине кат-кат тикшерәсе итмәде.

Марат Кәбиров үкенече турында: «Үзе исән чакта мин аңа беркайчан да «Әнием» дип тә, «Әникәем» дип тә әйтмәдем»

Әлфәт башта таякка таянып йөреп карый. Инде аяклары тыңламый башлагач та, бирешергә теләми ул. Диварга тотынып атламакчы була. Тик авыру үзенекен итә. Менә шул чакта хатыны Рәсимә, әнисе, бертуганнары  ярдәм кулы суза. Алар аңа терәк була. Әлфәт аларга рәхмәт укый. Төп терәге – хатыны һәм  кызлары: 17 яшьлек Әдилә белән 15 яшьлек  Алинә. Быел мәктәпкә барырга җыенучы Ралинә дә, балалар бакчасына киткәндә, әтиләре күңелсезләнеп утырмасын өчен, үзенең йомшак уенчыкларын диванга утырып китә икән. Янәсе, әтисенә дуслар булсын!

Кызлар турында сөйләшкәндә, Әлфәтнең күңеле тулды. Читкә карап, тиз генә күз яшен сөртте.  Ә аннары елмаеп кына сүзен  дәвам иттерде.

– Кызларым «әти» дип өзелеп тора. Алар минем өчен нишләргә белми. Игелекләрен инде күрәм дә. Әдилә белән Алинә, икесе бергә күтәреп, мунчага кертеп куялар. Әниләре юындырып чыгара. Үзем йөри алмый башлагач, хатынымны машина йөртергә укыттым. Хәзер ул шофер. Кая барасым килә, кая чакыралар – алып чыгалар да китәләр. Йөри алмыйм дип кимсенеп торганым юк. Инде хәзер кеше арасына да чыгарга оялмыйм. Урамнар кипшерүгә, коляскама утырам да рәхәтләнеп йөрим, – ди ул.

Әлфәт йөри алмый башлагач, нефть станциясендә бергә эшләгән дуслары коляска алып бирә. Аннары инде дәүләттән бирелергә тиешлеген белеп ала. Соңрак анысын да бирәләр. Ул кул белән йөртә торган була. Тик күп тә үтми, Әлфәтнең куллары да тыңламый башлый. Шуннан соң, электр коляскасы алган. Хәзер шуның белән чаптырып кына йөри.

– Коляскага утыргач, өйнең бусагаларын үзгәртергә туры килде. Мин тиз генә йөрсен өчен, шулай көйләдек инде. Тик утырып, эш чыкмас, дидем. Вакытны буш уздырмас өчен, компьютерга өйрәндем. Аннары шәҗәрәләр төзи башладым, – ди ул. – Иң элек әти ягыннан туганнарымны барладым. Аннары әнинекен. Ике нәселгә 6500 кешене таптым. Әкренләп туган авылым Иске Суыксудагы кешеләрнең дә нәсел шәҗәрәсен төзедем. Аннары инде Яңа Суыксуныкын да ясадым. Барысы да электрон вариантта саклана. Аларны китап итеп булмый. Шәҗәрәләр озын алар. Үзебезнең бер як нәселнеке 3 метрга җитә.

42 ел сатучы булып эшләгән Сәгыйдә Гаязова: «Пенсиядә икән ул рәхәтлек!»

Чит кешеләргә дә булышырга әзер ул. Нәсел шәҗәрәсен ясап бирүне сорап килсәләр, рәхәтләнеп эшлим, ди.

– Бик тә аякка басасым килә. Табиблар ышанмаса да, мин  ышанам. Төшләремдә гел үзем йөрим мин. Димәк, әле аллабирса, элеккеге чагыма кайтачакмын. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур аның, – ди Әлфәт. – Миңа бервакыт Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Ул чакта әле бераз йөри ала идем. Күрше бүлмәдә бер танышым ята. Ул йөри алмый иде. Мин аның янына кердем. Үземчә, тынычландырасым, өмет бирәсем килде. Ә ул борылды да ятты.  Әнә шунда мин аның рухы сынганны аңладым. Аннары инде  җылы сүзләр үземә кирәк булды. Мин көчле рухлы булырга сүз бирдем. Бирешмәскә тырыштым. Әле хәзер дә күңелне төшермим. Миннән дә авыр хәлдә ятучылар барын уйлап, шөкер итәм. Өметне өзмәскә кирәк. Башка берни кирәкми, шул гына җитә!

…Казанга кайтканчы, Әлфәтнең елмаюы озатып барды. Мин аңа сокландым.  Көчле рухлы ир дип чыктым өеннән. Ә ул мине, аякка баскач, кунакка чакырам, дип озатып калды.


Фикер өстәү