Татарстанда балигь булмаганнарга психологик ярдәм итү өчен цифрлы платформа булдырылырга мөмкин

Виртуаль киңлектә яшьләрне ничек сакларга? Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия утырышында шул сорауга җавап эзләделәр. Мәгариф өлкәсендә психологик иминлек мәсьәләләренә багышланган чараны Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Президент соңгы өч елда республикада укучылар һәм студентлар арасында шау-шу тудырган берничә вакыйга булганын искә төшерде. Мондый хәлләр яшьләр психикасына тискәре йогынты ясалуы турында сөйли. Нишләргә? Яшьләр арасында һәм мәгариф мохитендә киеренкелекне киметү өчен төрле проектлар тормышка ашырыла. Федераль, республика дәрәҗәсендәге уртак тырышлык бу хәлләрне төбенә төшеп өйрәнү һәм алга таба аларны булдырмау өчен чаралар әзерләү мөмкинлеге биргән.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, яшьләр сәясәтендә ведомствоара хезмәттәшлекне игътибар үзәгенә алырга һәм вузларда психологик хезмәтләрне үстерүне дәвам итәргә кирәк. Хәзерге вакытта тәрбия эшен оештыруда җитешсезлекләр бар. Шул ук вакытта укучылар белән эшләү өчен квалификацияле психологлар җитми, диде ул.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, психологларның бер өлешен цифрлы мохиткә «күчерергә» мөмкин. Чарада катнашучылар балигь булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм итү өчен цифрлы платформа булдыру мәсьәләсен карады. Шулай ук республиканың мәгариф мохитендәге иминлекне төрле яклап тикшерү буенча тәкъдимнәр әйтелде.


Фикер өстәү