Алабугада «Приют человека» дип аталган хәйрия проекты эшли башлаган

Аның кысасында «Алабуга» хәйрия фонды, шәһәр-районның актив яшьләре, эшмәкәрләр мохтаҗ, йортсыз, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар ризык белән тәэмин итә.

Татарстанда «Приют человека» проектын 2018 елда Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башлап җибәрә. Хәзерге көндә Казанда шундый 6 пункт булдырылган. Андый урыннар Чаллыда, башка шәһәрләрдә дә бар. Алабуганың 4 микрорайонында урнашкан Әҗмәл мәчете инде бер елга якын мохтаҗларны ашата. Хәзерге көндә анда атнасына ике тапкыр 70–80 кешегә кайнар ризык өләшәләр.


Фикер өстәү