Дефолт булмаган дефолт

27 июнь көнне Bloomberg мәгълүмат агентлыгы дүшәмбегә каршы төндә Россиядә соңгы йөз ел эчендә беренче тапкыр дефолт булуын игълан итте. 1918 елда большевиклар патша Россиясенең тышкы әҗәтен түләүдән баш тартканнан соң, бер тапкыр да Мәскәүгә бәйле андый хәл туганы юк иде. Дөрес, 1998 елда без, россиялеләр, техник дефолтның ни икәнен бер тапкыр үз җилкәбездә татыдык. Ул чакта хөкүмәт «ГКО» дип аталган әҗәт кәгазьләре буенча түләүләрне туктатты, чөнки түләргә акчасы юк иде. Безнең хәл бер көн эчендә начарайды: сумның курсы 4–5 тапкыр очсызланды, бәяләр күккә сикерде… Әмма бу атна башының «дефолт»ын без сизмәдек. Бәяләр дә үз урынында, сум, киресенчә, долларга карата ныгый, бернинди ажиотаж да, паника да юк.

Дефолт ук булып җитмәгән дефолт исә, көнбатышлылар күзлегеннән караганда, Мәскәүнең 27 майда ук еврооблигацияләр буенча тиешле чираттагы түләвен башкармау нәтиҗәсендә туды. Россия җитәкчелеге без түләүне башкардык, тиешле акча инвесторлар хисабына озатылды, алар анда барып җитмәгән икән, гаеп бездә түгел дигән позицияне алды. Чынлап та, Финанс министрлыгы алдан ук тиешле акчаны Милли хисап депозитариена күчергән, әмма санкцияләр нәтиҗәсендә россияле һәм европалы депозитарийлар арасындагы күпер җимерелгән һәм акча тиешле адреска барып җитмәгән. Әмма шулай да кайбер инвесторлар, аерым алганда кулларында Россия евробондларын тоткан тайваньлылар, түләүләрне алганнар.

Мәсьәләнең техник ягын без шул урында калдырып торыйк. Тиешле квалификациягә ия банкир булмасаң, схемаларга төшенү мөмкин түгел. Россиядә әҗәтләрне түләргә акча бар, әмма түләргә мөмкинлек бирмиләр. Мәскәү инвесторларга «килегез дә акчагызны алыгыз» дип тора, тегеләре моны эшли алмый. Хәтта Bloomberg та вазгыятьне «символик дефолт» дип бәяли. Аннан соң дефолтны мәгълүмат агентлыклары түгел, рейтинг агентлыклары игълан итә: «Фәлән дәүләтнең түләргә хәленнән килми, аңа бүтән әҗәт бирмәгез», – диләр. Санкцияләр исә рейтинг агентлыкларына Россиягә бәя бирүне тыялар. Шулай да бер агентлык Мәскәүнең дефолтын игълан итте инде. Хәтта дефолт рәсми рәвештә барлык дәүләтләр тарафыннан, шул исәптән Кремль тарафыннан да бар дип игълан ителсә дә, бүгенге вазгыятьтә безнең өчен моның бернинди куркынычы да юк. Россиягә болай да әҗәт бирмиләр, чөнки санкцияләр белән тыелган. Паниканы һәм ажиотажны без февраль ахыры – март башында ук үттек инде. Буласы булды. Доллар да сикерде, бәяләр дә үсте.

Россия өчен куркыныч башка яктан яный. Россиялеләр банклардан алган кредитларын түли алмабыз дип куркалар. Бары тик бурычлыларның 23 процент чамасы гына бирәчәген кайтарып бирә алуына ышана. Дөрес, күпчелек кредитын түләп бара әлегә, әмма эшсез калырбыз да, барысы да җимерелер, дип шомланалар. Аларның бу шиге урынсыз ук түгел, чөнки илдә электр энергиясен куллану кими. Бу – зур сәнәгать предприятиеләре җитештерүне киметә дигән күрсәткеч.

                                               Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: https://74.ru/


Фикер өстәү