Гонконг биржасы: түнтәрелеш дәвам итәрме?

Кытайның Evergrande Group төзелеш компаниясенең дефолт алдында торуы хакында без үткән атнада язган идек инде. Компания 300 миллиард долларлык әҗәтен түләүдән баш тартырга ихтимал.

Мондый ихтималлык бик зур кризиска китерергә мөмкин икәнлеген дә искәрттек. Хәвефнең масштабы зур. Дөнья биржалары андый чакта тыныч кала алмыйлар. Дүшәмбе көнне Гонконг биржасында зур мәтәлчек ату башланды. Фонд базары анда 3,9 процентка түбәнгә сикерде. Evergrandeның үз акцияләре инде тәмам очсызланып, бәяләре нульгә якынлашып килә. Кытайның офшор базарында кыйммәтле кәгазьләрен сатучы башка девелопер компанияләрнең индексы да бишьеллык минимумга кадәр түбәнәйде. Дүшәмбе сәүдәсендә алар 17 процентка арзанайдылар, ә ел башыннан очсызлану 17 тапкыр дип әйтәләр. Evergrande рәсми рәвештә дефолт игълан итә калса (әҗәтләрен түләргә аның акчасы юк), бу Кытай тарихындагы иң зур түнтәрелеш булачак. 23 сентябрьдә ул 83,5 миллион долларлык әҗәтен түләргә, 29 сентябрьдә исә 43,5 миллион доллар чыгарып салырга тиеш. Кытай хакимиятләре инде банкларны девелоперның түли алмаячагы хакында кисәткән, диләр. Evergrande акцияләрен сатып алган инвесторлар (спекулянтларны фонд базарында шулай атап йөртәләр) инде ярты байлыкларын югалтканнар. Компаниянең офисына өлешләп түләп фатир алучыларның (дольщик) зур чираты тезелгән. Компаниянең 2022 ел мартында түләнергә тиешле бондлары номиналь бәянең 28 процентына гына сатыла, ә 2024 ел кәгазьләрен бәяләренең 30 процентына алып була.

Компаниянең дефолты чин төзелеш базарында чылбыр реакциясе китереп чыгарачак. Башка Кытай компанияләренең дә облигацияләре дүшәмбе көнне үк 7–8 процентка очсызланды инде. Төзүчеләрнекенә ияреп иминиятләштерүче компанияләрнең дә котировкалары түбәнгә оча. Ике зур иминиятләштерү компаниясенең кәгазьләре 6–7,5 процент бәя югалттылар.

Инвесторларның (спекулянтлар) гына түгел, Кытай Үзәк банкының да нервлары соңгы чиккәчә киерелгән. Үткән атнаның җомгасында Кытай Халык банкы соңгы ярты елда рекордлы күләмдә акча басып, базарга ыргытты. 90 миллиард юань (14 миллиард доллар) финанс базарындагы зур тишекне вакытлыча булса да томалап торырга тиеш. Банкның максаты бер генә: акча бетмәсен.

Кытай мәтәлчеге башка Азия базарларында да кайтаваз бирә: Австралиянең һәм Япониянең фонд базарларында индекслар түбәнәя. Белгечләр баш вата: Кытай финанс чире, 2008 елгы АКШ түнтәрелеше кебек, бөтен дөньяга таралмасмы? Әлегә кризис андый масштабка җитмәс дип уйланыла. Әмма The Economist журналы (аның тышлыгында чыккан сурәтләр киләчәккә фараз буларак кабул ителә) үзенең соңгы санының тышлыгында долларның, биткоинның, фонд базарының зур тишеккә очуын сурәтләгән символик рәсем бастырды. Тел тебе бик аңлашыла инде: якын киләчәктә барлык кәгазь һәм электрон валюталар да, облигацияләр дә чүпкә чыгачак. Бик күңелсез һәм авыр булачак, әлбәттә, әмма шунсыз мөмкин түгел.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 

 

 


Фикер өстәү