“Газ”лы кушымта: “зәңгәр ягулык” өчен түләү җиңеләя

Тиздән Татарстанда яшәүчеләр газ белән тәэмин итү һәм җиһазларга техник хезмәт күрсәтү килешүләрен өйдән чыкмыйча гына, электрон имза ярдәмендә төзи алачак. Ул арада газ өчен түләү һәм исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыру эше җиңеләйгән.

Газ кулланучыларның тагын бер мәшәкате кимегән. Узган ел азагында Татарстанда “зәңгәр ягулык” кулланучылар – абуначеләр белән исәп-хисап ясау һәм үзара элемтә платформасы (ПРиВА) гамәлгә кергән. Озын сүзнең кыскасы, хәзер газга бәйле түләүләрне кесә телефонындагы махсус кушымта аша да башкарып була.

– Мобиль кушымтада гади кулланучы өчен кирәкле бөтен мәгълүмат та бар. Газ өчен түләү һәм исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырудан тыш, биредә моңа кадәр түләнгән квитанцияләр дә саклана. Шулай ук, исәпләгечнең куллану вакыты кайчан чыга икәнен дә белеп була, – дип сөйләде “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгында узган чарада “Газпром трансгаз Казан” оешмасы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов.

Аның әйтүенчә, республика илнең биш төбәге белән беррәттән тәҗрибә рәвешендәге эштә катнаша. “Яңа платформа үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде”, – дип тә өстәде Руслан Фәтхелисламов. Татарстанда 1,6 миллион газ кулланучы исәпләнә. Шул исәптән 315 меңнән артык абунәче кесә телефонына яңа кушымтаны урнаштырган да инде.

– Моның бернинди кыенлыгы да юк. Өлкән яшьтәгеләр кесә телефонына мобиль кушымтаны урнаштыру өчен газ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала, – диде директор урынбасары.

Ай-һай, газ бүлекчәләре хезмәткәрләренең бу арада эшләре болай да күптер. Форсаттан файдаланып, Руслан Фәтхелисламовтан узган ел азагында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүләрен яңадан төзүгә бәйле килеп чыккан шау-шу турында да сорадылар. Хәтерләсәгез, халык арасында 2024 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге документны яңадан имзаламасаң, “зәңгәр ягулык”ны өзәләр, дигән хәбәр таралганнан соң, абунәчеләр газ бүлекчәләренә озын-озак чиратка тезелде. Килешүләрне яңарту эше быел да дәвам итә. “Аны мобиль кушымта аша гына имзалап булмыймы?” – дип кызыксындылар газ оешмасы вәкиленнән. Әлегә мондый мөмкинлек юк. Әмма тиздән Татарстанда яшәүчеләр газ белән тәэмин итү һәм җиһазларга техник хезмәт күрсәтү килешүләрен өйдән чыкмыйча гына, электрон имза ярдәмендә төзү  төзи алачак, дип вәгъдә итте Руслан Фәтхелисламов. Бүген бу юнәлештә дә эш бара икән.


Фикер өстәү