Сак бул, кадалмасын: талпан гомерлек хаста итәргә мөмкин

Россиядә бу елның апрель ахыры – май башында, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, талпан кадалу очрагы 18 процентка арткан. Талпан кадалу буенча мөрәҗәгатьләр аеруча арткан төбәкләр арасында Свердловск, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Краснодар крае, Самара, Чиләбе өлкәләре белән беррәттән Татарстан Республикасы да бар.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенең матбугат бүлеге хәбәр иткәнчә,  быел шул уңайдан 475 кеше табибларга мөрәҗәгать  иткән.

– Бу сан  узган еллардагыдан әллә ни артык түгел.  Шөкер, быел энцефалит вирусы һәм башка инфекцияләр керү очрагы теркәлмәде. Талпан кадалудан саклану өчен прививка кадатырга кушабыз. Быел республикада 2286 кеше талпанга каршы прививка ясатты, – диделәр безгә идарәдә.

Республикада талпан кадалу куркынычы аеруча кискен булган районнар бар. Болар – Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Биектау, Югары Ослан, Лаеш районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре.

Республикада 17 майдан 28 майга кадәр талпанга каршы профилактика чаралары буенча «кайнар линия» эшли. Роспотребнадзор белгечләре һәр шалтыратучыга бөҗәкләрдән саклану чараларын аңлаталар, киңәшләрен бирәләр. Талпан кадалган очракта кая барырга, кайда прививка ясатып була – барысын да алардан белергә мөмкин. 8 800 555 49 43 телефон номерына шалтырату бушлай.

«ВТ» журналисты  «кайнар линия»гә үзе дә шалтыратып карады. Дөрестән дә, алар барлык киңәшләрне бирәләр. Миңа, мәсәлән, урманга яки паркка барганда тәнне каплаган киемнәр кияргә куштылар. 10–15 минут саен гәүдәгезне тикшереп торыгыз, диделәр.

Табиблар, талпаннарның иң куркыныч вакыты майда, ди. Бу чорда мөрәҗәгатьләр дә арта.

– Талпан кадалуга тизрәк табибка барыгыз. Үз белдегең белән алып ташларга ашыкмагыз. Бетнең башы өзелеп калачак. Әгәр вируслы булмаса – бер хәл, авыруы булса, гомерлек хаста булуың мөмкин, – ди табиб-терапевт Гөлнара Вәлиуллина. – Үзең тартып чыгарганда да, талпанны ташларга кирәкми. Аның вируслымы, юкмы икәнен белү мәҗбүри. Роспотребнадзорда бер тәүлек эчендә талпанны тикшерәчәкләр һәм анда энцефалит, боррелиоз вирусы антигены барлыгы-юклыгы ачыкланачак. Талпан кадалганнан соң, 72 сәгать эчендә прививка ясатсагыз, вакцинаның файдасы булачак.

 Талпаннан ничек сакланырга?

–  Киемнәрегез ачык төстә булсын. Башыгызга киегез.

– Урманга барганда чалбар кияргә кирәк.

– Аякка резин итек кияргә, күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк.

–  Муен ачылып торырлык булмасын.

– Касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.

– Урамнан өйгә кергәч, балагызның да, үзегезнең дә тәнегезне яхшылап тикшерегез;

– Бөҗәкләрдән саклаучы спрейлар сиптерегез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү