Татарстанда талпан кадалу очраклары арткан

Татарстанда яз башыннан бирле 5069 кеше, талпан кадалу сәбәпле, табибларга күренергә мәҗбүр булган.  Шуның 1057се – Казанда яшәүчеләр. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, узган елдагыдан – 13 процентка, күпьеллык уртача күрсәткечтән – 36,6 процентка зуррак сан бу.

Республиканың 30 районында, шул исәптән Казанда  вируслы талпаннар аеруча күп. Урман бете кадалу очракларының 84,7 проценты шушы территорияләргә туры килә.

Быел кешеләрнең тәненнән тартып алынган 1202 талпан тикшерелгән. Шуның 224ендә боррелиоз вирусы табылган. Республикада – 2694 гектар, җәйге савыктыру лагерьларында 608,8 гектар мәйданда җир талпаннан чистартылган. Хәзерге вакытта республикада 7564 кешегә, шул исәптән 902 балага талпан энцефалитыннан  прививка ясалган.

Роспотребнадзор белгечләре киңәш иткәнчә, тәнгә талпан кадалган очракта медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка күренү мөмкин булмаса, талпанны тәннән мөстәкыйль рәвештә тартып алып, бөҗәк кадалган урынны спирт яисә йод белән ышку, шуннан соң кулларны сабын белән юу шарт.


Фикер өстәү